Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар фаразы

23-30 июльгә йолдызнамә

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сез кайвакытта, бер секунд та уйламыйча, утка ташланасыз. Ләкин бу адым яхшы нәтиҗәләр китерми. Йолдызлардан төп киңәш – башта уйлагыз, аннан гына сикерегез. Тынлык – ул көчле корал, кулланырга гына өйрәнергә кирәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сезнең сабырлыгыгыз чиксез кебек, тик бу атнада кемдер шушы чикне сынап карарга мөмкин. Сезнең төп максат – әлеге “уеннарга” бирешмәскә. Дәшми калу – алтынга тиң.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Һәр яшәгән көнегез мең төрле хис-кичерешләр белән тулы: акырып көлүдән алып, качып елауга кадәр. Бу көннәрдә тел очындагы сүзне сөйлисе килү теләге барлыкка килер, тик сөйләмәве хәерлерәк.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезнең өчен бу атна – йөрәк белән сөйләшү вакыты. Иске хисләрне яңартырга теләргә мөмкинсез, ләкин алар инде хәзерге тормышыгызга сыешмый. Шуңа бу фикерне онытырга кирәк. Бер хат, хәбәр көтәсез. Үзегез башлап язсагыз, яхшырак булмасмы?

Арыслан (23 июль – 23 август)
Эштә сез гел алда, ләкин өйдә дә сезне тыңларга теләгән кешеләр бар. Күбрәк сөйләргә түгел, ә тыңларга өйрәнегез һәм нәтиҗәдә бик кирәкле җылы сүзләр ишетә аласыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сез һәрнәрсәне үлчәп, тикшереп, анализлап яшисез. Бу атнада төп формула – азрак контроль, күбрәк йөрәк! Тормышта фән һәм аек акыл аңлата алмаган әйберләр бар. Аларны күрер өчен күңел күзе ачык булырга тиеш.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнада сезне бер авыр сөйләшү көтәргә мөмкин. Качарга кирәкми, әңгәмә башта “пешмәсә” дә, соңыннан уртак тел тиз табылыр. Акча ягыгызны да арттыру ихтималы бар,  кулдан ычкындырмагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Йөрәгегездә вулкан дөрләсә дә, йөзегездә салкын ваемсызлык. Сез барысын да сизәсез, тик сөйләмисез. Ялгызлыктан курыкмыйсыз, ләкин артык йомылырга да кирәкми. Кешеләр арасында да җан җылысы табарга мөмкин. 

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчылар гел каядыр чаба. Дөнья сезгә туктап торырга ишарә итә. Шуңа үз-үзегезгә “кайда барганымны беләмме?” дигән сорау бирергә мөмкинсез. Тормыш поездыгызның тизлеген бераз киметегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сез биеклектә очарга күнеккәнсез, тик бу атнада бераз җиргә төшеп, тирә-юньгә карарга кирәк. Яңа юнәлеш ачыла, шомланмагыз, ул сезне үстерәчәк. Күптән башлаган эш нәтиҗә бирер.

Сукояр (21 гыйнар – 18 февраль)
Бу атнада баш уйлаганны йөрәк кабул итми. Инде ничә көн үзегездән “дөрес эшләдем микән?” - дип сорап йөрисез, чөнки акыл белән йөрәк уртак тел таба алмый. Моны үзгәртергә вакыт.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сез һәрвакыт башкаларның халәтен үзегезнеке кебек кабул итәсез. Бу атнада бу сәләт тагын да көчәеп китәр. Кайберәүләр моны файдалана да башларга мөмкин, моңа юл куймагыз. Төп киңәш – ачык күңелле кешеләрне, икейөзлеләрдән аера белергә. 

Фото: Шедеврум нейрочелтәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев