16-23 июльгә йолдызнамә
Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итәләр
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу атнада сез үзегезне җилгә каршы баручы кеше сыман тоярсыз: бөтенесе бер якка бара, ә сез икенче якка. Тирә-юньдәгеләр: “Алай ярамый, дөрес түгел”, - дияргә мөмкиннәр, ә сезнең күңел тыныч кына: “Нәкъ шулай кирәк!” - дип пышылдап торыр.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бар дөньядан качып, үзегез белән икәү генә калырга теләргә мөмкинсез. Акрын гына чәй эчеп, сәгатькә карамыйча, уйларга бирелмичә генә утыру – сезгә җитмәгән ялның бер төре. Ял итегез.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу атнагызның һәр көне фестиваль кебек булыр! Көн дә бер бәйрәм, дуслар, планнар, очрашулар... Бу яхшы кәеф дулкынына кереп китеп, ялларның да килеп җиткәнен сизми калырсыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Яныгыздагы бер кешенең җылы сүзе, ямьле карашы сезгә үз “кабыгыгыздан” чыгарга ярдәм итәр. Сезнең күңелдә күптән онытылган хисләр яңарыр. Ул хисләрдән качмагыз. Бәлки алар олы тарихның башлангычыдыр?
Арыслан (23 июль – 23 август)
Үзегезне тыныч тотарга тырышсагыз да, күңелдә дулкын дулый. Бу дулкыннарда “батып”, үзегезне көчсез йомычка сыман тоясыз. Дулкыннарны туктатып булмый, ләкин алар эчендә йөзәргә өйрәнергә була.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бар да уйланган, көйләнгән, җайланган булса да, күңел һаман нәрсәгәдер барып төртелә. Тагын нәрсәдер җитми сыман тоела. Бу атнаны шул "нәрсә"не табуга багышлагыз.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үзегезнең теләкләрегезне һәм хыялларыгызны икенче кешеләр теләгенә яраклаштырмагыз. Сез – үз театрыгызның төп артисты. Башкаларга карап ролегезне үзгәртә күрмәгез. Беренче актта барлыкка килгән хыяллар финалда чынга ашар.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бу атнада Чаянга йомшаклык, хәтта беркадәр ваемсызлык та килешер. Сез инде җитәрлек җитди булдыгыз. Хәзер йомшарырга, елмаерга, ялгышырга да хакыгыз бар. Һәр көннең ямен татып яшәгез.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчыларга һәрвакыт хәрәкәт кирәк, тик тормыш кайчак: “Бераз гына туктап тор, хәл ал”, - дип әйтергә мөмкин. Мондый киңәшләргә колак салыгыз. Дөнья куа-куа, иң кадерлесен – вакытыгыз үткәнен сизми калу ихтималы бар.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Эш-мәшәкать, планнар, кәгазьләр, хәтта ялны да эш итеп күрә башладыгыз. Сезгә каяндыр “шулай булырга тиеш” дигән җөмлә “ябышып” калган. Бу атнада шул “тиеш”не үзгәртү өстендә эшләгез.
Сукояр (21 гыйнвар – 19 февраль)
Сез һәрвакыт барысыннан бер адым алда атлыйсыз. Ләкин бу атнада артка борылып карау файдалырак булыр. Кайчандыр башлаган бер эшне тәмамларга, кичермәгән үпкәләрне онытырга вакыт.
Балык (20 февраль – 20 март)
Тормышны поезд белән чагыштыралар. Билгеле бер тукталышта кемдер ул поездга керә, соңыннан башка тукталышта төшеп кала. Сезгә төп киңәш – тормыш “поездыгызның” башыннан бүгенге көненә кадәр юлдаш булган кешеләрне кадерләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев