Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар фаразы

12-18 ноябрьгә йолдызнамә

Йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Атларны куудан туктагыз: барысы да үз вакытында чынга ашар. Күңел тынычлыгы – иң кыйммәтле байлык. Дусларыгыз белән аралашуны өзмәгез: нәкъ менә алар сезгә яңа көч һәм ярдәм бирә алачак.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Тормыштагы кечкенә шатлыкларны күреп сөенергә өйрәнегез. Иртәнге кайнар чәй, урамдагы бер кешенең елмаюы, якыннар белән аралашу— барысы да бәхетнең бер өлеше.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Сүзләрне кулланганда, сак булыгыз. Бер сүз белән  йөрәкне ватырга да, ямарга да мөмкин. Эшләргә кирәк булганда тырышып эшләгез, соңыннан рәхәтләнеп ял итәр өчен.  

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Үз фикерегездә нык торыгыз. Башкаларның уйларына таянып, алар тәҗрибәлерәк дип, үзегезне югалтырга мөмкинсез. Ләкин онытмагыз: алар үз юлын, сез үз юлыгызны үтәсез һәм алар охшаш түгел.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Бу атна рухи көчегезне сынарга мөмкин, әзер торыгыз.  Әлеге көч тыштан күренмәсә дә, күңелегездә ул бар һәм бик көчле. Ул игелекле сүзләр, җылы карашлар аша күренә ала.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Урамда яңгыр, томан булганда, кәефне күтәрүе бик авыр. Шуңа күрә үз хәлегезне үзегез күрегез. Мөмкин булган барлык ысуллар белән яхшы кәефне саклагыз: музыка тыңлагыз, төсле-төсле киемнәр киегез һ.б.

лчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Бөтен төрле аралашуда тигезлек саклагыз. Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз: сезнең үзегезгә генә хас сөйкемлегегез һәм матурлыгыгыз бар һәм ул кабатланмас.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Күңелегездә берничә тавыш яңгырый, бер яктан йөрәк икенче яктан акыл “кычкыра”. Сезгә әлеге тавышлардан берсен генә аерып алырга туры киләчәк, чөнки бер үк вакытта ике юлны сайлап булмый.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)

Куелган максатлар инде офыкта күренә башлады, шуңа тизлекне арттырырга кирәк. Ләкин артык каушарга да ярамый, тынычлык та кирәк. Яңа идеяләрне кабул итүгә дә ачык булыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Йортта тынычлык һәм мәхәббәт булсын өчен, тырышлык куярга сорала. Сүзләр һәм гамәлләр белән яратуыгызны күрсәтегез. Бу атнада гаилә белән вакыт үткәрү бик мөһим.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Яңа белемнәр һәм күнекмәләр өйрәнүгә вакыт табыгыз. Белем — күңелне нурландыручы һәм күп кенә яңа юллар ачучы чыганак. Дуслар белән аралашудан да качмагыз: алар сезгә яңа юнәлешләр бирәчәк.

Балык (19 февраль – 20 март)

Үзегезгә ышаныгыз һәм төпле аяклар белән алга атлагыз. Кечкенә мәсьәләләрне дә игътибарсыз калдырмагыз: алар да тормышның бер өлеше. Тынычлык теләсәгез, табигатьтә вакыт үткәрегез.

Фото: Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев