Зыян күрүчеләр юк.
Уфа аэропортына Nordwind Airlines авиакомпаниясенең Airbus A321 пассажир самолеты төшеп утырган. Самолет шассиенең гидравлик системасы төзек булмаганлыгы ачыкланган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Самолет Анталия – Уфа маршруты буенча оча торган булган. Урынга коткаручылар бригадасы җибәрелгән.
Борт штатлы режимда төшеп утырган. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр иткәннәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
А321 аэробусында якынча 230 пассажир урыны бар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/14/173411/
Нет комментариев