Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сөтле чәй эчүчеләр

Әгәр чәйне сөтләп эчсәң, сусауны да, ашыйсы килүне дә бер үк вакытта басарга була, чөнки бу очракта эчемлек шактый туклыклы булып чыга, дип белдерә диетолог.

Табиб аңлатуынча, сөтле чәйне ашказаны авырулары булган очракта да эчәргә була.

“Сөтле чәй — ул эчемлек кенә түгел, ә үзенә күрә бер ризык та. Ягъни, әйтик, кешенең эчәсе генә түгел, ашыйсы да килә икән, ул сөтләп чәй эчә ала”, — дип белдерә диетолог.

Ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында чәй лайлалы тышчасын ярсытырга һәм ашказаны сутын арттырырга мөмкин, әмма сөтле чәй бу хәлне булдырмаска сәләтле, ди ул. Сөтле чәй организмда яхшырак үзләштерелә, дип ассызыклый.

Ә менә кардиолог белдерүенчә, артериаль кан басымын нормада тотарга үлән чәйләре, песи үләне, календула һәм гөлҗимеш төнәтмәләре кебек шифалы эчемлекләр ярдәм итә. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, бөтнек, кура җиләге, карлыган яки мелисса белән пешерелгән чәй файдалы булачак. Җәй көне бу яфракларны һәм үләннәрне рәхәтләнеп кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев