Кайчагында табигать гаҗәеп бүләкләре белән таң калдыра: баулылар бакчаларында төрле формадагы һәм гадәттәгедән зуррак яшелчәләр табып алалар. Менә Габдрәфыйковлар да бакчаларында гадәти булмаган формада зур куык гөмбәсенә юлыкканнар.
Резедә һәм Дамир Габрәфыйковлар гөмбә җыярга яраталар, әмма быел гөмбәгә ике тапкыр гына бара алганнар. Тик тау Мөхәммәт янына бармаса, Мөхәммәт тауга бара, дигән әйтем бар бит. Көннәрнең берсендә, бакчада эшләгәндә, баз янында футбол тубына охшаш зур түгәрәк әйбер күреп алганнар. Башта әлеге спорт инвентарен оныклары онытып калдырган дип уйлаганнар. Тик аны кулга алуга, аның куык гөмбә икәнен аңлаганнар. Табигать могҗизасын өйгә алып кереп үлчәп караганнар, ул ике килгорамм булып чыккан. Гөмбәне кискәч, эчендә прессланган эремчеккә охшаш ак, җиңелчә генә көпшәк эчлек булуы күренгән.
– Төрле гөмбә җыйган бар. Тик мондый зурлыктагысын беренче күрүебез, – диләр Габдрәфыйковлар. – Шунысы гаҗәп: гөмбә урманда кыргый шартларда түгел, ә үз бакчабызда үскән. Табигать шундый билге биргән икән, һичшиксез, гөмбәгә барырга кирәк!
Гигант куык гөмбә табигать аномалиясе түгел, ул Россиядә еш очрый – Карелиядән алып, Владивостокка кадәр. Ул, тәмле һәм туклыклы булу өстенә, дәвалау үзлекләренә дә ия: организмны токсиннардан, металлардан, радионуклидлардан арындыра. Медицинада киң кулланыла. Дөрес, Татарстанда мондый гөмбәләр еш очрамый. ТР Кызыл китабына кертелгән гигант куык гөмбә саны кими бара торган үсемлек дип санала. Ул Питрәч, Югары Ослан, Чирмешән районнарында очрый. Алар безнең районда да бар: берничә ел элек аны табучылар булды.
Нет комментариев