Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
сынамышлар

18 майга сынамышлар

Иртәгә кыяр белән кәбестә ашамаска тырышыгыз!

Иртәгә төнлә начар төш күрсәгез, кайгырмагыз, бу төнне күргән төшләр чынга ашмый, дип ышандыра 18 май сынамышлары.
Мәче алырга җыенган булсагыз, моны иртәгә эшләмәгез.

18 майда ерак юлга чыкмау да хәерле икән.
Иртәгәге көн ялкауларны яратмый! Эштән качмагыз. Хезмәтегезне намуслы башкарыгыз. Югыйсә, авырып китәргә мөмкинсез.

Иртәгә кемдер ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, үтенечен кире какмагыз. 18 майда ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә ярдәм иткән кешегә бәхет елмаер.

18 майда нишләргә кирәк?
Иртәгә өегездә генераль җыештыру оештырсагыз хәерле.
Ремонт башласагыз да хуплана.

Җыештыру, ремонт кебек эшләр белән шөгыльләнүчеләрнең тормышына яхшы үзгәрешләр килер.
18 майда кыяр белән кәбестә ашамаска тырышыгыз, бакчагызда бу яшелчәләр быел уңмаска мөмкин.

Иртәгә тәмле камыр ашлары әзерләп, якыннарыгызны сыйлагыз, барысы да яхшы булачак!

Чыганак: kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев