Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, республикада грипп буенча авыручылар саны 35%ка арткан.
Кызганычка каршы, грипп буенча вәзгыять киеренке, чирләүчеләр саны арта, – диде ул.
Грипп белән чирләп китүне 272 очрагы ачыкланган, соңгы атнада -–118.
– Быел вакцина вакытында кайтмады, моннан тыш күләме дә җитәрлек түгел иде. Халыкның 26 процентына гына вакцина кадата алдык. Бүгенгә прививка эшләре төгәлләнде, – диде Авдонина.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Нет комментариев