Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда дуңгыз гриппы теркәлде

Халык телендә “дуңгыз гриппы” дип йөртелүче А (H1N1) гриппы вирусы Баулыга да килеп җитте.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев “Хезмәткә дан”га хәбәр иткәнчә, бу безнең районда теркәлгән беренче очрак. Бу вирус эчке органнарга зыян сала. Аннан саклану юлы – гриппка каршы прививка ясату.

Районда вируслы авырулар белән бәйле вәзгыятьне бәян итеп, Глеб Алексеев узган атнада коронавирус инфекциясе йогуның бер очрагы булуын һәм өч пациентка ОРЗ диагнозы куелуын әйтте.

Сәламәтлекне саклау өчен, кеше аеруча күп була торган урыннарда битлек кияргә, коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы прививка ясатырга киңәш ителә.

Фото: тататр-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев