Тиз арада ябыгу
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тиз арада ябыгу

Сәламәтлеккә зыян китермичә генә тиз арада артык килограммнар белән хушлашырга мөмкинлек бирә торган ысул бар. Аның турында диетолог, табиб Марина Ульянова сөйләгән.

Ульянова сүзләренчә, канда инсулин дәрәҗәсенә йогынты ясый торган ризыктан баш тарту ярдәмендә кыска вакыт эчендә авырлыкны киметергә мөмкин. Бу категориягә углеводлар күләме югары булган продуктлар керә Диетолог фикеренчә, беренче чиратта, нәкь менә аларны рационнан алып ташларга кирәк.

 

Марина Ульянова ябыгырга теләүчеләргә тәүлегенә 50 граммнан да артык булмаган углевод кулланырга киңәш итә.

 

Белгеч искәрткәнчә, рационның нигезен, аксым күп булган продуктлар, мәсәлән, йомырка яки ит тәшкил итәргә тиеш. Җиңел үзләштерелә торган углеводларга бай ризыкларны (шикәр, бал, сок, джем, повидло) бик аз күләмдә кулланырга кирәк.

 

Аеруча парда яки грильдә әзерләнгән, пешкән азыкларга өстенлек бирегез. Ә менә кыздырылган ризыктан баш тартырга киңәш ителә.

Фото: pixabay.com

Чыганак


Нет комментариев