Күпләр банан, бәрәңге яки йомырка, йә булмаса суган кабыгын бакчада ашлама буларак куллану өчен җыеп бара. Аны җыюдан мәгънә бармы?
Агроном Виктория Демидова киңәшләре:
Йомырка кабыгы – кальций карбонаты (95-97 процентка җитә), әлеге матдә әче туфракны яхшырту өчен бакча известе булып тора. Бер йомыркада 2-10 гр кальций карбонаты бар.
Аның уңай ягы: күп урын алмый, әмма аны юып киптерү мөһим. Шунысы да бар: 10 кв м җирнең кислоталылыгын үзгәртү өчен, 2500 йомырка кабыгы кирәк була. Бакча известен сатып алсагыз, 10 кв метр мәйданга 50-90 сумлык препарат сатып алырга мөмкин. Йомырка кабыгын җыя аласыз, әлбәттә, тик аңа әллә ни өмет багларга кирәкми. 2500 йомырка кабыгын җыеп бетереп булмый, шуның өстенә әле ул 10 кв метрга гына җитә.
Каһвә куесы азотка бай. Бердән, аны җыеп бару мәшәкатьлерәк. Икенчедән, 10 кв м җиргә 5 кг кипкән каһвә куесы кирәк. Аннары ул үзенең азотын үсемлеккә бирсен өчен, черегәнен көтәсе була.
Бәрәңге кабыгы калийга бай дияргә яратабыз. Чынлыкта 1 кг яңа әрчелгән бәрәңге кабыгында 6 гр актив калий бар. Аннары аны киптерәсе була, ул озак кибә дә, кышын җыеп бару да уңайсыз. 10 кв метрга 200-300 гр калий кирәк, бер зур түтәлгә, димәк, 30-50 кг бәрәңге кабыгы таләп ителә. Кибеттән калий сульфаты алсагыз, 15-25 сумга төшә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/brge-yomyrka-m-sugan-kabygy-bik-yakhshy-ashlama
Нет комментариев