Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кирәкле кызыклар сандыгы

Баулыларга баллы торт рецепты

Бүген, 20 июльдә, Халыкара торт көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, райондашыбыз Фәния Хафизова “Тәмлекәй” рубрикасына җибәргән “Баллы торт” рецепты белән уртаклашабыз. Баллы торт камырын, гадәттә, “су мунчасы” ярдәмендә әзерлиләр. Бу рецепт белән пешергәндә исә ул кирәк түгел.

Камырга:

2 йомырка

100 грамм ак май

150 грамм шикәр комы

2 йомырка

2 аш кашыгы бал

1 аш кашыгы сода

3 стакан он

Кремга:

1 литр кибет каймагы

1 стакан шикәр комы яки шикәр пудрасы

 

Эш барышы:

Башта савытка шикәр комы, бал һәм ак май салып, сүрән утка куябыз һәм яхшылап болгатабыз. Шикәр комы белән май эреп беткәч, чәй содасы кушабыз һәм, болгатып, тагын бераз утта  тотабыз. Көеп китмәсен өчен, бертуктаусыз болгатып торабыз. Ул алтынсу төскә керә башлагач, уттан алабыз. Бераз суынгач, йомырка өстәп болгатабыз, он кушып, йомшак камыр басабыз. Камырны бераз ял иттергәч, 5-6 кисәккә бүлеп, һәрберсен 3-4 миллиметр калынлыкта җәябез. Тигез пешсен өчен, чәнечке белән тишкәләп чыгабыз. Духовкада йөзе килгәнче пешереп алабыз. Һәр камырны сөлге белән каплап торабыз. Кремы да бик җайлы: кибет каймагына шикәр пудрасы яки шикәр комы  салып кына болгатасы.

Камыр араларына крем сөртеп, тортны җыябыз. Бер коржикны берничә кисәккә ваклап, өстеннән уклау белән тәгәрәтеп, ваклыйбыз. Аны тортның кырларына һәм өстенә сибәбез. Өстен исә һәркем үзе теләгәнчә бизи ала. Балаларның туган көненә мин аны, гадәттә, җиләк-җимеш белән бизим. Тәмле булсын!

Рецептларны һәм фотосурәтләрне редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) китереп бирергә, 89178745619  (ватсап) номерына яисә электрон адреска (saet77@mail.ru)  җибәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев