Бу хакта “Хезмәткә дан” редакциясенә Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясеннән хәбәр иттеләр.
Суд гражданин Р.Әхмәтхановны Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8нче маддәсе 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда – транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүдә – гаепле дип тапкан. Ул 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм аңа 45 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Гражданин А.Ченцов РФ административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26нчы маддәсе 1нче өлеше буенча гаепле дип табылган – ул исереклек халәтенә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләптән баш тарткан. Аңа шундый ук җәза билгеләнгән: 45 000 сум күләмендә штраф һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.
Исерек килеш руль артына утырырга ярамый. Алкоголь игътибарны киметә һәм реакцияне акрынайта, ә юлдагы хатаның бәясе кеше гомерләре белән исәпләнә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Нет комментариев