Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Исергәптә авыл көне оештырдылар

Исергәптә авыл көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм мәдәният йорты каршында узды. Тантаналы чара кич белән оештырылуга карамастан, халык бик күп җыелды һәм тагын бер тапкыр Сабантуе бәйрәмен искә төшерде.

Исергәптә гомер итүче авыл халкын, кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин, Баулы районы имам-мөхтәсиб вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәсим хәзрәт Садыков, авыл активисты Камил Шәмсуаров бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Бәйрәм булгач, котлаулар, бүләкләүләр, җыр-моң һәм алкышлаулар тынып тормады. Чара барышында Исергәп авылы халкы сәламәтлеге сагында торган, шәфкать туташы булып 35 ел хезмәт куйган Роза Ганеева, 30 ел шәфкать туташы булып эшләгән Римма Хәбипова Баулы үзәк хастаханәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Һәм шулай ук бүгенге көндә дә медпунктта эшләүче 37 ел стажы булган Гөлфия Сәлимова авыл Советының рәхмәт хатына ия булды. Ак халатлы , изге күңелле шәфкать ияләрен Баулы үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлеге начальнигы Ольга Рамаданова тәбрик итте. 25 ел авыл китапханәсендә эшләгән Миләүшә Йосыповага Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре рәхмәт хатын директор урынбасары Ландыш Субаева тапшырды. 43 ел дәвамында авыл почта бүлекчәсендә эшләгән Мөнирә Гыйльмановага рәхмәт хаты тапшырганда авылдашлары аеруча көчле алкышлап хөрмәт хисләрен белдерделәр.

- Мөнирә Гыйльманова турында аерым озак итеп сөйләргә һәм мактарга булыр иде, ул ярты гасырга якын халкына тугъры, намуслы хезмәт күрсәтте һәм шуның белән күп кенә авылдашларына, бигрәк тә яшьләргә үрнәк булып тора, - диде Бөгелмә шәһәренең районара почтамт бүлеге начальнигы Вячеслав Ушанов бүләк тапшырып.

Шунысы сөенечле һәм һәр кеше күңеленә хуш килде, бүләкләнүчеләргә үзләре хезмәт күрсәткән оешма вәкиле чыгып рәхмәтен җиткерде һәм бүләк тапшырды. Утыз елдан артык мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләүче Сиринә Гыйльфанова, шулай ук мәктәптә утыз өч ел эшләгән Рамил Әхмәтҗанов һәм 35 елга якын балалар бакчасында пешекче булып эшләгән Сиринә Ногманова район мәгариф бүлегенең рәхмәт хатлары һәм эшләгән урыннарыннан кыйммәтле бүләкләр алдылар. Аларга җитәкчелек исеменнән профсоюз рәисе Марина Дробышева рәхмәт җиткерде. Шулай ук егерме елга якын шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, күп кенә чараларга иганәчелек итүче Айгөл Латыповага авыл җирлеге исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Исергәп авылы мәчетендә актив эш алып барганы өчен Камил Шәмсуаровка Баулы мөхтәсибәте исеменнән Рәсим хәзрәт Садыков рәхмәт хатын һәм изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук Исергәпнең йөзек кашы булган уңган куллы гаиләләр е- Тимаевлар һәм Нәгыймовлар бүләкләнде.

- Бүген бик матур чара оештырдылар, күңелләрем тулып сәхнәдә җырлаучыларны тыңлыйм, (Бу мизгелдә аның улы Илнур Талипов сәхнәдә җырлый иде) - ди үзе дә гомере буе сәхнәләрдә йөргән, алдынгы механизатор һәм шофёр булып "Урал" колхозында эшләгән Әмир Талипов.- Без яшь чакта да үтә иде авыл көннәре. Замана үзгәрсә дә, авыл кешеләре шул ук, болар бит барысы да безнең чор кешеләренең балалары, оныклары инде. Халык күп чыккан, эш көне, кич инде дип тормаганнар. Менә шулай ул, безнең исергәпләр борынгыдан ук эшкә дә, ашка да уңган алар!

Бәйрәм чарасы авыл үзешчәннәре һәм бик күп конкурслар, фестивальләр лауреаты баянчы Илшат Хисаметдинов чыгышлары һәм Татар Кандызы авылы мәдәнияте үзешчән артисты Айрат Хөсәенов алып баруында бик күңелле үтте. Өч сәгатьтән артык барган концерттан соң, бәйрәм салюты атылды һәм заманча дискотека белән дәвам итте.

Авыл тарихы турында: Исергәп авылына унсигезенче гасыр урталарында Башкортстанның кыр-Елан волосте Абдул авылыннан Исергәп Солтанаев исемле кеше нигез салган дип фаразлана. Әмма Башкортстанның Дәүләт архивында Исергәп авыл буларак, 1658 нче елда ук телгә алынган. Исергәптә беренче халык саны 1795 нче елда алынган. Ул вакытта 36 ихатада 117 ир-ат һәм 112 хатын-кыз яшәгән. 1917 елгы Октябрь революциясе алдыннан Исергәптә 2578 кеше, ә 21 нче гасыр башына авылда халык саны 1100 кеше исәпләнә. Авыл халкы борынгыдан ук кырчылык, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Районда беренче күмәк хуҗалык та 1929 нчы елда Исергәптә төзелә. Бүгенге көндә исергәп авылында балалар бакчасы, урта мәктәп, мәчет, мәдәният йорты, китапханә, ФАП бар, өч кибет, бер кафе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев