Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Оста куллы Фәритовлар

Кашпо һәм башка җиһазлар үрү белән мавыгучы Илсөяр һәм Айрат Фәритовлар турында.

Ясалма ротанг дигән материалдан кәрзиннәр, төрле җиһазлар үрү баулылар арасында да популярлашып бара. Үрелгән кашполарны, нигездә, гөлләр утырту өчен кулланалар. Баулыда яшәүче Илсөяр һәм Айрат Фәритовлар гаиләсе дә күптән түгел генә кашпо һәм башка җиһазлар үрә башлаган. “Хезмәткә дан” хәбәрчесе аларның мавыктыргыч шөгыльләре белән танышып кайтты.

Илсөяр ханым кашпо үрү белән ике-өч ай элек кенә мавыга башласа да, иҗат җимешләре матур гына килеп чыга. Бер кашпоны ясарга, иркенләп утырган очракта, 3-4 сәгать вакыт җитә.

Ротангтан кашпо ясау өчен, иң беренче чиратта, материал, ягъни ротанг, кирәкле күләмле чиләк алырга кирәк.

– Үрү бер дә авыр түгел, иң мөһиме – каркас әзерләү, – ди Илсөяр ханым. – Төзү кирәк- яраклары кибетеннән чиләк алып, дрель белән тишәргә кирәк. Ул эшне күбесенчә тормыш иптәшем Айрат башкара. Ул булмаганда үзем дә тырышам. Чиләккә стойкалар кидереп чыгарга кирәк, ул эшне бик үк яратмыйм. Барысы да әзер булгач, ротанг белән үреп утыру үзе рәхәт, уңайлы.

Хуҗабикә кашполарның төрлеләрен ясый, алар арасында 5, 6, 12 литрлылары бар. Материаллларга интернет аша күпләп заказ бирә, чөнки әлеге материал безнең якларда сатылмый.

– Аларның төрлесе бар, минеке ярымтрубка дип атала. Миңа шундый формадагысы ошый. Аның белән рельефы матуррак чыга, – ди ул.

Кашпо ясарга никадәр ротанг кирәклеген махсус формула буенча исәпләп чыгара осталар.

– Кашпо төрле размерда була, 12 литрлы да, 4-5 литрлылар да. Күпме материал китәсен билгеләргә кирәк. Моның өчен метр кулланам. Чиләкнең күләме, биеклеге, ничә миллиметрлы ротанг куллану исәпкә алына. Бер чиләккә күпме озынлыкта ротанг кирәклеге менә шулай махсус формула белән санап чыгарыла, – ди оста куллы ханым.

Яшь чактан ук тегү, бәйләм белән шөгыльләнергә яраткан Илсөяр ханым үзе өчен яңалык булган ротангтан кашполар, җиһазлар үрүне интернеттан карап өйрәнгән.

– Ул миңа чир кебек инде, – ди ул. – Кыз чакта тегү тегәргә яраттым, аннары бәйләмгә күчтем. Бәйләм белән озак утырсаң, күзләр начарлана, без болай да көннәр буена компьтерда утырабыз, шуңа да авыр була башлады. Озын кичләрдә нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә кирәк бит. Мин үземнең гөлләремә матур савыт эзли башладым. Кибетләрдә барысы да бер төрле. Интернетта ротангтан үргән кашполарга күзем төште. Ул вакытта ротанг сүзен ишеткәнем дә юк иде. Кызыксынып киттем. Ротанг суга, кояш нурларына чыдамлы. Шулай итеп кашполар үрә башладым.

Киләчәктә ротангтан башка төрле җиһазлар ясау теләге дә бар гаиләнең.

 – Хыяллар зур. Үзебезнең беседкага өстәлләр, урындыклар ясарга телибез. Үз кулларың белән эшләгән эйбергә бар күңел җылыңны саласың. Ул бик кадерле. Килеп чыккач, канәгатьлек хисе тоясың. Кайвакыт куннакка чакырсалар да үзең ясаган әйберне күтәреп бару күңелле. Туганнар, дуслар да шатлана. Туган көннәргә дә кашпомны алам да гөлен утыртам да күтәреп барам. Бик яратып кабул итәләр.

Кашполардан кала, гаилә керләр өчен кәрзин дә ясап карарга булган. Фәритовларның икәүләшеп ясаган беренче эшләре ул.

– Төрле вак-төякләр дә, уенчыклар, йомгаклар да салып куеп була, – ди Илсөяр ханым. – Каркасы агач рейкалардан ясалган. Иптәшем ясап бирде. Җиһаз өчен махсус полоса ротанг белән үрдек. Кашпога караганда катлаулырак техника кулланып эшләдек.

– Аның үз технологиясе бар, – дип, сүзгә кушылды Айрат абый. – Бер җирдән башлап, рәт белән барырга кирәк, чак кына читкә китсәң, бозыла. Аннары яңадан сүтәсең, яңадан үрәсең – шулай өйрәнә-өйрәнә ясап чыктык. Интернет ярдәм итә, хәзер ансыз да эшлибез.

Илсөяр ханым соклангыч кашполарны берсе артыннан берсен үреп кенә тора. Тормыш иптәше Айрат абый да бу шөгыль белән кызыксына. Ул беседкага ротангтан өстәл ясый башлаган. Зур гына өстәлнең өске өлешен үреп бетергән дә инде, хәзер ул өстәлнең аякларын үрү белән мәшгүль.

Илсөяр ханым төзелеш компаниясендә баш бухгалтер вазыйфасын үти. Ә Айрат абый исә нефтче. Өч кыз тәрбияләп үстергән уңган-булган Фәритовлар гаиләсенең йортларыннан нур бөркелә, һәр җирдә тәртип, пөхтәлек хөкем сөрә. Төп эшләреннән, йорт мәшәкатьләреннән бушаган арада, күңелләренә хуш килгән шөгыль белән мавыгуларына алар чиксез шат.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев