Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төп тема

Баулы педагоглары «Ел укытучысы» бәйгесенең зона этабында катнашкан

23-24 гыйнварда Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбендә «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе һәм «Иң яхшы татар теле укытучысы» республика бәйгесенең зона этаплары үткәрелгән. Анда Баулы районы данын дүрт укытучы яклаган.

Бәйгеләрнең зона этапларында Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан (Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы) 23   педагог һөнәри осталыкларын күрсәткән. Баулыдан  бәйгенең район этабы җиңүчеләре — 4нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Миргазиянова, 1нче мәктәпнең физкультура укытучысы Гөлназ
Кәлимуллина, Кызылъяр мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Нәфисә Гайнетдинова һәм Александровка мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Валитова катнашкан.
Һәр укытучы таныш булмаган сыйныфта берешәр дәрес үткәргән һәм мастер-класс күрсәткән. Нәфисә Гайнетдинова "Баулы-информ"га хәбәр иткәнчә, ул 3нче сыйныфта рус теле дәресе уздырган, "Microsoft Office Power Point кушымтасында интерактив уеннар ясау" темасына мастер-класс күрсәткән. Укытучыларның эшен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогия көллияте вәкилләре һәм алдагы елларда бәйгедә җиңгән укытучылар составындагы компетентлы жюри бәяләгән.
Нәтиҗәләр соңрак, барлык зона этаплары да үткәрелгәч, билгеле булачак. Зона этаплары җиңүчеләре финалда катнашачак. 
Барлык бәйгечеләргә дә катнашучы таныклыклары һәм чәчәкләр тапшырылган. 
Фото: Нәфисә Гайнетдинова шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев