26 август 2025 яңалыклары
-
Исергәп авылында халык җыелышы үтте
Чираттагы халык җыелышы Исергәп авылында булды. Авыл җыелышында районның халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларыннан да вәкилләр бар иде. Җыелыш авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллинның соңгы биш елда авылда башкарылган эшләргә отчеты белән башланды. Эшләнгән эшләргә нәтиҗә белән беррәттән, алда торган бурычлар, планнар турында да әйтеп үтте.
-
Сары сливадан тәмле кайнатма
Быел бакчаларда слива агачлары да сыгылып утыра. Бигрәк тә сары слива уңды. Аңардан компот та, кайнатма һәм соклар ясарга була. “Баулы-информ” укучыларына сары сливадан уңай гына ясала торган кайнатма ысулын тәкъдим итәбез.
-
Татар Томбарлысы авылында юлларны тигезлиләр
Татар Томбарлысы авыл җирлегендә җыештыру, төзекләндерү, яңарту эшләре туктап тормый. Татар Томбарлысы, Шәмәй, Миннегол авылларын үз эченә алган җирлектә бүгенге көндә дә өмәләр, юлларны тигезләү эшләре бара. Томбарлы авылында үзара салым акчаларына ком- таш катнашмасы җәяләр.
-
Йокысызлыктан интегүчеләр өчен
Йокысызлыктан интегүче кешеләр өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез