1 июнь 2022 яңалыклары
-
Баулы гаиләсе медаль белән бүләкләнде
Республиканың биш гаиләсе «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләнде. Алар арасында Баулы районы гаиләсе дә бар.
-
Алмагачтан мул уңыш алу өчен берничә файдалы киңәш
Алма агачы ботакларының барысы да өскә карап, янәшә, тыгыз үссәләр, аларны аерырга кирәк.
-
Кызылъяр мәктәбендә укучылар өчен Сабантуй булды
Быел да Кызылъяр мәктәбендә укучылар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә узган бәйрәм укучылар һәм укытучылар күңелендә матур хисләр калдырды.
-
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме (фоторепортаж)
Баулы шәһәренең үзәк мәйданында һәм аскы өлешендәге паркта чын мәгънәсендә балачак бәйрәме булды.
-
Татарстанда күп балалы гаиләләргә 42 фатир биреләчәк
Быел дәүләт Татарстандагы күп балалы 25 гаиләне фатир белән тәэмин итәчәк. Алар барлыгы 42 фатир алачак, дип хәбәр итә республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте.
-
Баулы үзәк хастаханәсендә кечкенә пациентларны котладылар
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров, район үзәк хастаханәсендә дәваланучы сабыйлар янына барып, аларны бәйрәм белән котлады. “Яшьләр дөньясы” иреклеләр хәрәкәте активистының клоун булып киенеп килүе балаларның кәефен тагын да күтәрде.
-
Июнь аенда Татарстанда температура нормадан ярты градуска югарырак булачак
Июньдә Татарстанда, Казанны да кертеп, уртача айлык температура климатик нормадан ярты градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
-
1 июньгә сынамышлар
Бүген җәйне үпкәләтмәгез!
-
Базарда сатып алынган селедка нәрсәсе белән куркыныч?
Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Алексей Ковальков базарда сатып алынган селедканың сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатты.
-
Хәтерне ничек яхшыртырга?
Мөһим чаралар, мәсәлән, имтиханнар алдыннан хәтерне яхшыртып була. Бу турыда табиблар Дмитрий Шубин, Андрей Продеус, Елена Малышева һәм Герман Гандельман «Жить здорово!» тапшыруында аңлатты.