Кызылъяр мәктәбендә укучылар өчен Сабантуй булды
Быел да Кызылъяр мәктәбендә укучылар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә узган бәйрәм укучылар һәм укытучылар күңелендә матур хисләр калдырды.
Бәйрәм үткәрү өчен Кызылъяр мәктәбендә укучыларның күңелле шау-шу, баян моңы һәм татар халкының борынгы уен-йолалары белән Сабантуйга бүләк җыю чарасы оештырылуы хакында без язган идек. Шуның дәвамы – бүген мәктәп ишегалдында Сабан туе бәйрәме булып үтте. Әлеге бәйрәм башка Сабантуйлардан әллә ни аерылмый. Күзне бәйләп чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, билбаулы көрәш, күңелле эстафета, сулы чиләкләрне көянтәгә асып узышу, капчык киеп йөгерү һәм башка шундый уеннар.
Шулай да иң кызыгы – аркан тартышу. Әлеге уен өлкәннәр өчен дә, кечкенәләр өчен дә мавыктыргыч тамашага әверелә.
Әлбәттә инде, Сабан туе билбаулы милли көрәшсез булмый. Аны физкультура укытучысы, көрәш буенча тренер Илдар Фатыхов оештырды. Абсолют батыр исеменә җиденче сыйныф укучысы Азамат Габдурахманов лаек булды һәм әтәч алды.
Уеннарда катнашкан һәр укучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә 2 июнь көнне 19 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.
Фото: Кызылъяр мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев