Базарда сатып алынган селедка нәрсәсе белән куркыныч?
Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Алексей Ковальков базарда сатып алынган селедканың сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатты.
Табиб сүзләренә караганда, селедка омега-3 майлы кислоталар, антиоксидантлар, аксымнарга бай. Тик селедканы, әйтик, базарда сатып алсаң, куркыныч.
Ковальков, өй шартларында тозланган селедкада еш кына гельминтлары була, шул ук вакытта бөтен селедка балыгы диярлек гельминт белән зарарланган, дип сөйләде. Завод шартларында селедканы паразитлардан арыну өчен 23-30 градуста туңдыралар. Шуңа күрә эксперт, продуктны кибетләрдән алу яхшырак, дип ассызыклады.
"Завод шартларында җитештергәндә туңдыруны һәрвакыт эшлиләр, анда моның өчен махсус камералар бар. Ә өй шартларында аны тозлыйлар һәм базарларга ак чиләкләрдә тараталар, шуңа күрә гельминтлы селедка сатып алу куркынычы бар”, – дип кисәтте белгеч.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев