Баулы гаиләсе медаль белән бүләкләнде
Республиканың биш гаиләсе «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләнде. Алар арасында Баулы районы гаиләсе дә бар.
Балаларны яклау көнендә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күп балалы биш гаиләсенә «Ата-ана фидакарьлеге» медален тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Баулыдан 9 бала тәрбияләүче Татьяна һәм Юрий Фәрваевлар да бар.

Фото: president.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев