“Яз гүзәле-2019” конкурсында яңа катнашучылар бар
“Баулы-информ” мультимедия редакциясе Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан игълан иткән “Яз гүзәле-2019” конкурсына фотосурәтләр кабул итү бүген 20 сәгатьтә төгәлләнә.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Фотосурәтләр конкурсында 18 яшьтән өлкәнрәк гүзәл затлар катнаша ала. Сездән сыйфатлы, язгы фотолар көтеп калабыз. Алар конкурсның тематикасына, әхлак таләпләренә туры килергә тиеш. Фотоларда спиртлы эчемлекләр булмау зарур. Конкурста “Баулы-информ” хезмәткәрләре катнаша алмый.
Исем-фамилиягезне, аралашу өчен телефон номерыгызны да язарга онытмагыз.
Исем-фамилия, аралашу өчен мәгълүмат күрсәтелмәгән фотосурәтләр конкурста катнашмый.
Фотосурәтләрне “на конкурс” тамгасы белән
- веб-редакторга (Watsapp номеры – 89270441571)
- slava_trudu@bk.ru электрон почтасына юллагыз.
Фотосурәтләр 28 февральгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашучылар өчен 1-4 мартта “Хезмәткә дан” сайтында тавыш бирергә мөмкин булачак. Конкурста 3 җиңүче билгеләнәчәк. Алар 4 мартта 20 сәгатьтә игълан ителәчәк.
Беренче урын алучыга – 1500 сумлык чәчәк букеты, икенче урынга – 1000 сумлык йомшак уенчык, өченче урынга 600 сумлык чәчәк композициясе тапшырылачак.
Конкурс иганәчесе – “У Мхитара” чәчәк кибете (Пионер урамы, 13а)
Реклама
16+
Ә фотоконкурска килгән фотоларны биредә карый аласыз http://bavly-tat.ru/contest/fotokonkurs-miss-vesna-2019
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев