Баулылар республика бәйгесендә катнаша ала
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Татарстан Язучылар берлеге каләм ияләре, галимнәр, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында “Тукай йолдызлыгы” дип исемләнгән ябык бәйге игълан итә.
“Тукай йолдызлыгы” бәйгесе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
Бәйгенең максаты – татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итәргә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау, Габдулла Тукай һәм аның чордашлары исемен мәңгеләштерү, мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында шагыйрь иҗатына, шәхесенә игътибарны арттыру.
Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр һәм дәрес планнары кабул ителә.
Конкурста катнашучыларның исемнәре жюри әгъзаларына белдерелми. Текстларны “MS Word” форматында (“Times New Roman” шрифты, 14 pt, 1,5 интервал) gabdullatukay140@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк (ZIP программасында архивлап юлларга мөмкин). Бәйгегә тәкъдим ителә торган әсәрнең титул битендә фаразланган номинация күрсәтелергә тиеш. Әсәр аерым файлда беркетелергә һәм латин графикасында “Avtor_Nazvanie” дип исемләп җибәрелә.
Әсәр тексты белән бергә автор турында анкета тутырыла: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, эш/уку урыны; кыска иҗади биографиясе; индекс күрсәтелгән почта адресы, өй һәм мобиль телефон номерлары, электрон адрес, әсәр исеме һәм аны язу датасы. Бу белешмәләрдән башка текстлар каралмый. Бер номинациядә бары тик бер әсәр белән генә катнашып була.
Бәйгедә катнашу өчен әсәрләр 2026 елның 21 февраленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2026 елның апрелендә уздырылачак.
Җиңүчеләрнең әсәрләре “Казан утлары” әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналында һәм башка басмаларда дөнья күрәчәк.
Тулырак мәгълүмат sptatar.com сайтында.
Фото: shedevrum.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев