Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Булмас димә

Рульне ир-атлар әйләндерергә тиеш... диде миңа бер танышым

Руль әйләндерү – хатын-кыз эшеме инде, дип көлде бер ир-ат, моннан егерме ел элек, мин машина йөртү таныклыгы алгач. – Ник? Мин дә, ирем дә машинага утырып йөри алсак, яхшырак түгелме, – дип сорыйм аннан.

– Юк, хатын-кыз аш бүлмәсендә булырга, бала-чаганы карарга тиеш! “Баранку” должны крутить мужики, – дип урысчалатып та кырт кисте.

Ярый, шулай сөйләштек тә, онытылды. Ул үз сүзендә нык торды. Шулай бервакыт, эштәге машина йөртүче авырып китте. Машинаны гараждан алып, техник хезмәт күрсәтү үзәгенә илтергә кирәк. Алдан язылып куйганнар. Эштә күпчелек хатын-кыз. Машинаны кирәкле вакытка илтергә теләк белдерүче булмады. Җитәкче үзе дә машинада йөрмәү сәбәпле, хезмәттәшләр арасыннан ныклап эзли башлады.

Теге вакытта хатын-кызлар рульдә йөрергә тиеш түгел, дигән хезмәттәшнең дә машина йөртү таныклыгы юк икәнлеге беленде. Нәтиҗәдә, машинаны мин илтеп килдем. Шуннан соң, бер-ике ай үттеме-юкмы, ир-ат хезмәттәш үзенең машина алу таныклыгы алганын әйтеп, котлатып йөрде. Югыйсә, ир-ат кешедә машина йөртү таныклыгы булу – көндәлек хәл. Аның өчен түгел, ә аның гаиләсе өчен сөендек. Димәк, ике кызы һәм тормыш иптәше шәһәрнең бер башыннан икенче башына җәяү йөрмәсләр, ни дисәң дә, машина белән тизрәк инде. Гомумән, машинасыз тормышны хәзер күз алдына китерүе дә авыр бит.

Тик аның машиналы бәхете озакка бармады. Хезмәттәшем исерек хәлдә машина руле артына утырып, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде, саллы гына штраф түләрде.

Шуннан уйлап куясың инде, исерек ир-ат рульгә утырганчы, айнык хатын-кызның “баранка әйләндерүе” бәлки хәерлерәктер дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев