Күршенеке яхшыракмы?..
Бер хатын ирен алмалар алырга җибәргән. “Иң матурларын, кызылларын, яхшыларын гына алып кайт!” — дигән.
Менә ир кибеткә кереп, алмалар салынган тартмалар янына килгән һәм алмаларны сайлый башлаган. Берсен тотып карый, икенчесен, берсе дә тулысынча ошап бетми. Күз чите белән күрә — аның уң ягында бер ир дә шулай ук сайлана. Бу иргә теге ирнең алдындагы тартмада алмалар кызылрак та, яхшырак та тоела.
“Менә китсен генә, мин дә шул тартмадан яхшы алмалар тутырачакмын!” — дип уйлый бу. Шулай сайланган булып, көтә, көтә, ләкин теге ир дә китәргә ашыкмый. Биш минут үтә, ун...
“Күпме сайланырга була, мин дә шул тартмадан алырга телим!” — дип, түзә алмыйча, борылып, кычкырып җибәрә һәм өнсез кала. Аның уң ягында — көзге, ә “яхшырак” алмаларны сайлый алмыйча вакыт үткәрүче ир ул үзе икән...
Менә шулай... Сезгә күршегезнеке яхшырак күренгәне юкмы?..
Фото: татар-информ
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев