Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнә

Баулыда урамнар һәм юлларны юу эшләре башкарыла.

Шәһәрне тәртипкә китерү сәбәпле, кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Шәһәр җитәкчелеге халыкның бу чикләүләрне аңлавын сорый.

– Бу көннәрдә шәһәрдә актив рәвештә территорияләрне җыештыру һәм урамнарны юу эшләре алып барыла, – дип хәбәр итте редакциягә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров. – Көн саен диярлек кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтен чикләү кертелә. Урамнарны һәм юлларны чистарткач, шәһәрнең кайбер участокларында юлларны ремонтлауга керешәбез.

Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров юл хезмәтләре вәкилләренә, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә, шәһәр һәм район юлларында проблемалы участокларны ачыкларга кушты.

– Гражданнардан юллардагы чокырларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр килеп тора, – дип сөйләде Ильяс Гозәеров. – Юл-транспорт һәлакәтләренең юллардагы чокырлар белән бәйлелеген бәяләү өчен, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән проблемалы участокларга барырга кирәк.

Шәһәрне чистарту һәм тәртипкә китерү эшләренә башка шәһәрлеләр дә кушыла ала. Әйтик, 23 апрельдә районда, предприятиеләрне һәм район халкын җәлеп итеп, күләмле өмә үткәреләчәк.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев