Илсөя Бәдретдинова Мамадыш кызларының ирләрен жәлләгән
Сабантуйга барган җиреннән җырчы Илсөя Бәдретдинова Мамадыш кызларына шаккатып кайткан әле. Үзенең эмоцияләрен Инстаграмга да язган:
"Мамадыш кызларына шаккаттым - чират торып гер кутәрәләр. Бер яшь кенә, чибәр генә кыз 8 килолы герне 210 тапкыр кутәрде. Әле башка авылларда хатыннар көрәше дә үткәрәләр икән, ирләрен жәлләп куйдым. Вәт кызлар, ичмасам! Замана кызлары! Безнең әби әйтә иде: "Ирләргә ышанып ятсаң... бәбәйсез дә каласың!"- дип шаярта җырчы.
Чыганак: Нократ Мамадыш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев