Балаларның юллардагы иминлеге – дәреслектәге кагыйдәләр генә түгел, ә аларның сәламәтлеге һәм тормышына бәйле булган көнкүреш зарурлыгы. Татар Кандызы мәктәбендә бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирелә. Инде берничә ел биредә яшь инспекторларның “Светлячок” дип исемләнгән отряды (ЮИД) эшли. Мәктәп укучылары өчен бу бурыч кына түгел, ә чын ирекле хәрәкәт, анда һәркем үзен күрсәтә ала. Яшь инспекторлар туган авыл урамнарын куркынычсызрак итәргә дә булышалар.
Мәктәптә балаларның юллларда имгәнүен булдырмауга юнәлдерелгән эш өзлексез алып барыла. Уздырылган яки планлаштырылган чаралар турында хисаплар коры булса да, аның артында җитди методик база тора. Уку елы дәвамында балалар өчен тематик әңгәмәләр һәм класс сәгатьләре үткәрелә, аларда педагоглар юлдагы катлаулы хәлләрне тикшерәләр, юл билгеләрен өйрәнәләр һәм машина юлы аша дөрес чыгарга өйрәнәләр. Сезонлы аспектларга аерым игътибар бирелә: җәйге чорда – велосипед һәм самокатларны эксплуатацияләү кагыйдәләренә, ә кышкы чорда яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануга игътибар бирелә, бу исә эңгер-меңгердә җәяүлеләрне күреп торуны тәэмин итү өчен бик мөһим.
Әмма практика булмаганда, теория начар үзләштерелә. Шуңа күрә мәктәп педагоглары интерактив форматларга басым ясый. Традицион лекцияләр генә үткәрелми, ә укучылар Учи.ru сайтындагы “Имин юллар” юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интеллектуаль олимпиадаларда, Сакла.ru поратлындагы олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә катнашалар. Камилә Гафиятуллина һәм Әмин Хәйбрахманов “Имин юл” республика иҗади эшләр конкурсының муниципаль этабында беренче урын алганнар алдылар. Аларның эшләре республика этабында катнашкан.
Мәктәп укучылары өчен, авыл китапханәсе белән берлектә, “Иминлек әлифбасы” тематик квестлары, викториналар үткәрелә. “Ата-аналар иминлек яклы” республика конкурсының муниципаль этабында катнашулар мавыктыргыч чараларга әверелә. Уен башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен өстәл уены рәвешендә тәкъдим ителә. Ул 40-50 минутка исәпләнгән. Төрле станцияләрдә биремнәр үтәлә. Беренче станция “Ребуслар” дип атала, анда ребус чишәргә һәм сурәтләнгән рәсемнәрне атарга кирәк. Икенче станция – “Кроссвордная”, катнашучылар үз командаларының җавапларын яклыйлар. Аннары “Билгесез билге” станциясе – укучылар билгеле бер вакыт эчендә пазллар җыялар, “Бу нинди билге?” һәм “Беренче ярдәм” станцияләрен узалар. Соңгысында беренче медицина ярдәме чаралары белән ике контейнер куела. Катнашучыларга беренче ярдәм чараларын танып белергә һәм кулланылышын әйтергә кирәк. Нәкъ менә уен форматлары билгеләрне һәм кагыйдәләрне ятлауны мавыктыргыч маҗарага әверелдерергә мөмкинлек бирә.
Мәктәп сайлаган алымның нәтиҗәлелеге күрсәткече – балаларның ихлас кызыксынуы. Яшь инспекторлар чаралардан алган тәэсирләре белән шатланып бүлешәләр.
– Миңа барыннан да бигрәк безнең квестлар ошый, – дип сөйли 5нче сыйныф укучысы Камилә Гафиятуллина. – Монда йөгерергә, командада уйларга, шифрларны чишәргә кирәк. Уеннарда без картадан җәяүлеләр өчен куркыныч булган маршрутлар эзлибез. Мин хәзер, өйгә кайтып барганда, билгеләргә үзем карыйм һәм кайда аеруча игътибарлы булырга кирәклеген аңлыйм.
– Класс сәгате – иң кызыгы, – дип өсти яшь инспекторлар отряды командиры, 6нчы сыйныф укучысы Адель Гыйльметдинов. – Безгә кыска видеороликлар да күрсәтәләр. Игътибарсызлыкның бер секунды нинди бәлагә китерүен аңлаталар. Мондый әңгәмәләрдән соң хәтта югары сыйныф укучылары да тиешсез урында урам аша йөгерүдән туктый. Шулай ук без беренче сыйныф укучыларын үзебез өйрәтәбез – кагыйдәләрне башкаларга аңлатканда, аларны үзең гомерлеккә истә калдырасың.
– Эчке чаралардан тыш, яшь инспекторлар социумга да чыга. Балалар ЮИДларның район слётларында катнашалар, урамнарга “Юлда күрен” профилактик акцияләре белән чыгалар. Анда җәяүлеләргә яктылыкны чагылдыра торган элементлар киеп йөрергә кирәклеген искәртәләр, – ди яшь инспекторлар отряды кураторы Румия Муллаянова.
– Безнең мәктәптә ЮИД отряды – укучыларга мавыгу өчен булган төркем генә түгел. Бу – җаваплылыкның нәтиҗәле мәктәбе. Уен, иҗат һәм шәхси үрнәк аша яшь инспекторлар үзләре дә юл хәрәкәтендә грамоталы катнашучылар булып кына калмыйча, яшьтәшләре һәм кече иптәшләре арасында үз-үзләрен куркынычсыз тоту культурасын да тәрбиялиләр. Һәм бу безнең район юлларында гомуми иминлектә иң ышанычлы өлеш, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев