Баулы шәһәр прокуратурасы кешеләрне таныш булмаган гражданнар төрле хезмәтлөр тәкъдим иткән очракта, аларның шартлары белән шундук ризалашмаска, хезмәтләрнең, товарларның чынбарлыктагы бәясен башка чыганаклардан белешергә чакыра.
Билгесез затлар, үзләрен Россия эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дип таныштырып, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлү-үтәлмәүне тикшерү сылтавы белән фатирларга кереп, янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштыру хезмәтен тәкъдим итеп йөриләр. Әлеге хезмәт өчен 3000 сум акча сорыйлар. Мондый очрак Баулыда да булган.
Әлеге җайланмалар сәүдә челтәрләрендә сатыла, аларны интернет челтәре аша да алырга мөмкин. Алар якынча 220-300 сум тора. Аны урнаштыру да кыенлык тудырмый: җайланманы стенага яки түшәмгә беркетеп кенә куясы.
Мошенниклар тозагына эләккән кешеләр әлеге җайланма өчен шактый арттырып түли.
Ләкин базар шартларында аларның гамәлләре мошенниклык дип бәяләнми. Чөнки җайланмаларны куяр алдыннан фатир хуҗалары белән килешү төзелә, кешеләр “тикшерүчеләр” тәкъдим иткән хак белән килешә.
Нет комментариев