Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Журналист булу җиңел түгел

Нәкъ шундый фикергә килделәр бүген “Баулы-информ” филиалына гимназиядән экскурсиягә килгән 2Б сыйныфы укучылары. Алар өчен Баулы телевидениесе һәм “Хезмәткә дан” газетасы редакциясе бинасы буйлап кызыклы, мәгълүмати сәяхәт оештырдылар.

“Баулы-информ” филиалына экскурсиягә килгән һәр төркем балалар өчен баш мөхәррир Сәгыйть Әхмәтҗановның үзе экскурсия үткәрүе тагын да кызыклырак булды. Алар өчен җитәкче кыска гына планёрка да үткәреп алды.

Сөйләшүдән соң, укучылар “эшкә” тотынды. Башлап, алар телевидениенең тавыш яздыру студиясенә керделәр. Биредә балалар өчен аеруча кызыклы булды. Алар оператор Артём Артемьев кушканның барысын да төгәл үтәргә тырыштылар.

– Исәнмесез, эфирда хәбәрләр. Студиядә... Һәр бала диктор ролен үтәп карады.  Алар өчен чын студиядә булу бер яклап кызыклы булса, икенче яктан ачыш булды. Алар махсус телесуфлёр аша бирелгән текстны укып, хәбәрләр алып бардылар. Бик җаваплы “эшләгәннән соң” үзләренең туры эфирда булмауларын белеп, көлешеп алдылар һәм җиңел сулап куйдылар.

Аннары балалар район газетасының кайда әзерләнүе белән таныштылар. 90 еллык тарихы булган, бүгенге көндә рус һәм татар телләрендә чыгучы газета, аның тарихы турында кыскача мәгълүмат бирелде. Аннары  укучылар төркеме газетаны вёрсткалаучы Гөлшат Шәрипованы сырып алдылар. Чөнки монда газета битләре формалаша, һәр язылган материал үз урынын таба. Экскурсиягә килгән укучыларның редакция бинасында төшкән фотолары оператив рәвештә газета битләренә күчкәч, балаларның сөенече йөзләренә чыкты. Аларның һәрберсенә беренче биттә үзләренең фоторәсемнәре куелган газеталар таратылды.

– Биредә миңа бик ошады, минем дә диктор булып эшлисем килә, – ди Айваз Вәлиев. – Мин гел телевизордан кызыгып карый идем. Бүген үзем алар урынына утырып карадым.

– Без өйдә дә район газетасын алабыз. Хәзер белдем, газета чыгару бик җайлы түгел икән. Экскурсия кызыклы булды, – дип үз хисләре белән бүлеште Радель Галимуллин.

Кайтып китәр вакыт җиткәч тә, балалар тиз генә чыгып китә алмадылар, алар газетага кемнәр материал язулары, фотоларның кайда саклануы, телевидение өчен сюжетларның ничек телевизордан күрсәтелүе, журналистларның эше авыр яки җиңел булуы, хәтта хезмәт хаклары белән дә кызыксынып алдылар. Иң мөһиме, алар кәнәгать булып, мәктәпне тәмамлагач, кайсы диктор, кайсы корреспондент булып эшкә килергә дәртләнеп кайтып киттеләр.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев