Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилей елына бергә керик

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Киләсе ел – гомер буе барыбыз да даими укып, яратып языла килгән район газетабызның юбилей елы. 1930 елдан бирле өзлексез чыгып килгән Баулы район газетасы 2020 елның 25 ноябрендә 90 яшен тутырачак.

Юбилей елында без тарихи материалларга, истәлекләргә, хатирәләргә күбрәк урын бирергә уйлыйбыз. Андый мәкаләләрне редакция журналистларыннан гына түгел, сездән дә көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз. Авылларыбыз тарихы, кызыклы язмышлы авылдашларыбыз, якташларыбыз, аларның онытылмас эшләре, районыбыз тарихында калдырган якты эзләре турында язмаларны һәрвакыт көтеп алачакбыз һәм аларга газета битләрендә урын һичшиксез табылачак. Газетабызга даими язып торучы штаттан тыш хәбәрчеләребез, авторларыбыз газетаның юбилей кичәсендә билгеләп үтелер һәм истәлекле бүләкләргә лаек булырлар. 2020 ел газетабызның гына түгел районыбызның да юбилей елы бит әле. Бу – алда телгә алынган тарихи истәлекләребезне газета битләрендә мәңгеләштереп калдыру өчен тагын бер этәргеч. Кыскасы, алдагы ел газета укучыларыбызга кызыклы мәкаләләргә бай, эчтәлекле газета алып килер дип уйлыйбыз.

Бик авыр шартларда хезмәт күрсәтүче почта хезмәткәрләребез, күпме генә тырышсалар да, газетаны укучыларыбызга вакытында илтеп җиткерү эшендә кайвакыт тоткарлыклар булып тора. Кайбер авылларда почта бүлекчәләре бөтенләй ябылу фактлары да бар. Шуларны истә тотып, редакция тарафыннан газеталарны альтернатив тарату системасы булдыру өстендә эшлибез. Беренче чиратта шәһәргә якын-тирә авылларда бу эшне җайга салырга уйлыйбыз. Без авыл китапханәсенә яисә кибетләргә кадәр газетаны чыккан көнендә үк илтеп җиткерә алабыз. Язылучылар газетаны шул нокталардан үзләре барып ала торган булсалар, ярты еллык язылу бәясе 600 сумга гына төшәчәк. Почта аша язылучылар өчен бәя 798 сум булуын исәпкә алсак, миңа калса, бу ике якка да отышлы вариант булыр иде. Исергәп авылындагы “Бакыр тау” һәм Томбарлыда “Нур” кибетләре, Томбарлы авыл китапханәсе белән бу турыда килешенде дә инде. Газетаны альтернатив тарату системасы шәһәребезнең дә кайбер урамнарында гамәлгә кертелде. Бу әлегә 27нче микрорайон йортларында, Энгельс урамында һәм Зиновьев урамының күпкатлы йортларында яшәүчеләргә кагыла. Бер тирәдәге биш-алты кеше бергәләп язылган очракта, шәһәрнең башка урамнарына да газетаны редакция хезмәткәрләре илтеп бирү мөмкинлеген карый алабыз. Мондый очракта,  язылу бәясе ярты елга 540 сум булачак. Язылуның иң түбән бәясе газетаны редакциядән үзең килеп алган очракта – ярты елга 510 сум.

Безнең шушы планнарга сез ничек карыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз? Бу ысул газетага язылучылар санын арттыра алыр микән? Бу хакта сезнең фикерләрегезне дә ишетәсе килә иде. Һәрвакыттагыча, газетаны кызыклырак итү хакындагы фикерләрегез дә безнең өчен бик файдалы булыр иде.

Фикерләрегезне редакциягә гадәти хат белән Баулы шәһәре, Пионер урамы, 9нчы йорт адресына, электрон почтага slava_trudu@bk.ru адресына җибәрә аласыз, яисә 5-64-44 номеры белән шалтыратып, автоответчикка яздырырга мөмкин. Ватсап номеры 8927-452-45-70.

Өстәп тагын шуны да әйтәсе килә, 2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр “Хезмәткә дан” газетасына язылу буенча ташламалар декадасы игълан ителә. Бу көннәрдә почта бүлекчәләрендә район газетасына 101 сумга кимрәк бәягә язылырга мөмкин булачак. Бу форсаттан файдаланып калырга онытмагыз. Киләсе юбилей елында да сезнең белән бергә булырбыз дип ышанып калабыз.

 

Укучыларыбызга зур ихтирам белән,

баш мөхәррир Сәгыйть Әхмәтҗанов.

 

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев