Җырлы бәйгегә нәтиҗә ясадылар
Баулыда “Җырлы-моңлы балачак” дип исемләнгән I район конкурсы оештырылды. Ул татар телендә җырлаучы балаларны моң иленә чакырды.
Бәйге быел яз көне үк берничә яшь категориясендә һәм өч төрле номинациядә игълан ителгән иде. Онлайн бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы Баулы бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары район оешмасы оештырды.
– “Җырлы-моңлы балачак” бәйгесе –ул “Илһам чишмәсе” республика фестиваленә әзерлек кысаларында үткәрелде, – дип мәгълүмат бирде Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина. – Район бәйгесе шул фестивальгә сайлап алу туры кебек тә булды. Бу чараларның максаты бер – балалар татар җырларын белсеннәр, өйрәнсеннәр өчен. Кызганычка каршы районда игълан ителгән бәйгедә катнашучылар санаулы гына иде. Димәк, әле безгә бу юнәлештә эшлисе эшләр бар дигән сүз. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә кулны-кулга тотынып эшләсәк кенә, яхшы нәтиҗәгә ирешеп була.
– Барлык катнашучыларга, аларның тәрбиячеләренә һәм укытучыларына рәхмәт, – дип белдерде сайлап алу турынды җюри составында катнашкан Фәридә Зыярова. – Нәтиҗәләр ясасак та, күңелне тырнап торган әйбер бар. Катнашучылар саны аз булды. Мәктәп укучылары юк дәрәҗәсендә. Татарча җырлаучы балалар калмадымы, әллә олыларның бу мәсьәләгә битарафлыгы шулкадәр көчлеме, белмәссең.
Бәйге нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар бүләккә лаек дип табылды: Артур Шакиров (“Аленка” балалар бакчасы), Рамина Нәбиева (“Алтынчәч” балалар бакчасы), “Алсу” һәм “Виктория” балалар бакчаларыннан вокаль төркемнәр, Баулы балалар сәнгать мәктәбенең “Сөмбел” җыр ансамбле һәм Дарина Шилова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев