Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чүте авылында яшәүче Сәйфиевләр: “52 ел кулны-кулга тотынып яшибез”

Баулы районында күркәм гаиләләр байтак. Без алар турында язуыбызны дәвам итәбез. Чираттагы гаилә Яңа Чүте авылында яши.

Сәфинә һәм Мирсәет Сәйфиевләр яшәгән йортның капкасын ачып керү белән гаилә башлыгының ныклы кулы, хуҗабикәнең чиста-пөхтәлеге күзгә ташлана. Алар һәр килгән кешене, зур кунакларыдай, киң күңел белән каршы алалар. Сәфинә апа да, Мирсәет агай да Яңа Чүте авылында туып, шунда үскән һәм гомерләре буе үз туган авылларына тугры калган кешеләр.

– Мин 1941нче елда туганмын, – дип үзе хакында кыска гына сөйләде Мирсәет агай. – Свердловск өлкәсендә өч ел Армия хезмәтен үтәдем. Аннан илле ел буе тракторда эшләдем. Менә, минем хезмәт юлым озын булса да, сөйләргә кыска гына. Эшләмәгән эшем калмады. Ун яшем тулар-тулмас килеш сабан сөрергә чыктым, тырма тырмаладым, кирпеч сугалар иде, шунда су ташучы булдым. Аннары тракторга утырдым. Анда да авыр җир эшен башкардым.

Сәфинә апа озак еллар сыер савучы булып эшләгән. 35 ел буе кайнанасы белән уртак тел табып, төп йортта гомер иткәннәр алар.

– Мирсәет иртән өчтә эшкә китә иде, төнлә генә кайта. Гомере буе гаилә дип, балалар дип тырышты ул. Мин дә аның белән җил-яңгырлар күрмичә яшәдем. Тормышыбыз мул булды. Ике балабызны карашырга да өйдә әби белән бабай ярдәм иттеләр.

Сәфинә апа тормыш иптәшенә багышлап нинди шигырьләр яза? Инде үзенең онык һәм оныкчыклары булган Сәфинә апа 96 яшьлек әниле булу бәхете турында нәрсә сөйли? 52 ел яшәү өчен нинди булырга кирәк?

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев