Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәй күрке – чәчәкләр

Исергәп авылында гомер итүче Әлфирә Хәкимованың бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән.

Бакчадагы чәчәкләр иртә яздан беренче кар яуганчы чәчәк атып утырсыннар дигән кешегә шактый гына тир түгәргә дә туры килә. Исергәптә яшәүче Әлфирә Хәкимова да кечкенә чагыннан ук чәчәкләр үстерергә, аларның төрләрен үрчетергә ярата. Бүгенге көндә аларның кечкенә генә бакчасында нинди генә чәчәкләр үсми. Аларга хуҗабикә үзе дә, урамнан үтеп йөргән авылдашлары да соклана. Чәчәкләр яратучы ханым бай тәҗрибәсе хакында безгә дә сөйләде.

– Менә шулай итеп киләсе ел өчен клематис дигән чәчәкнең үсентеләрен дә үзем әзерлим мин, – дип, кечкенә парникларын ачып күрсәтеп сөйләде Әлфирә ханым безгә. Кечкенә парник дигәнем, биш литр күләмле зур пластик шешәләрдән кисеп ясалган су савытлары. – Менә аларны июль тирәсендә утыртам. Чәчәк үсентеләре тамыр җибәреп, кыш чыгарга тиеш. Яхшы тамырланса, аларга салкын кыш куркыныч булмый. Ә иртә яздан алар инде безнең бакчаны чәчәккә күмә. Клематисның ак, шәмәхә, кып-кызыл һәм җете кызыл төсләрен таптым. Хәзер аларны күбәйтәсе генә калды. Гомумән, бөтен төр чәчәкләрне дә җиңел генә үрчетеп була. Мәсәлән, мин гортензия, жасмин, лилия, пионнарны да күп үрчеттем. Соңгы елларда җимеш агачларын да шул ук юл белән үзебез үстерәбез.

Әлфирә ханым сүзләренчә, үзенең авыр эш сменасыннан кайту белән ул бакчасына, чәчәкләре янына ашыга. Анда ял да, күңел тынычлыгы да таба ул. Чәчәкләрнең бер төрлесе атып бетсә, икенче төрләре шау чәчәккә күмелә, өченче төрләре исә яңа җирдән шытып килә. Әлфирә ханым аларны махсус шулай утырта икән.

Ел әйләнәсе чәчәкләр белән мәш килгән Әлфирә ханыма тормыш иптәше Ринат һәм ике уллары да ярдәм итә. Чәчәк клумбалары, түтәлләр ясауда, су ташу кебек эшләрдә, әлбәттә, көчле ир-егетләр кулы кирәк. 

Шулай тырышкан Хәкимовларның бакчасында яз да, җәй дә, көз дә чәчәкләр өзелми, авыл урамына ямь биреп, башкаларга үрнәк булып тора.

 

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев