Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәнсевәр авылында өмәгә чыктылар

Язгы өмәләр дәвам итә. Санитар-экологик айлык кысаларында шәһәрдә һәм район авылларында да чистарту эшләрен башкаралар. Хәнсевәр авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә авыл яшьләре дә кушылган.

Карлар эрү белән чүп-чар күпләп чыга. Авыл һәм шәһәр халкы шулай ук якын- тирәдә үскән корыган агач ботакларын кисү, көздән коелган агач яфраклары җыю, корыган үләннәрне тырмалау эшләре белән мәшгуль. 
– Өмәләрнең ел әйләнәсе дә туктап торганы юк инде. Башта язгы өмәләр, аннары мәдәният йорты тирәсенә чәчәкләр утыртабыз. Җәй дәвамында аларны карап торырга, утарга, су сибәргә кирәк, – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Рәмзия Таҗетдинова. – Чираттагы өмәбез дә бик күңелле үтте. Безгә авыл яшьләре дә кушылды. Мәдәният йортының тирә-ягын гына түгел, эчке якларында да җыештыру, юу эшләрен оештырдык. Бергә булгач, күңелле дә, эш тә тиз башкарыла. 
Өмә барышында мәдәният йорты тирәсендәге асфальт юлларны себереп тә куйганнар, тиздән чәчәкләр утыртырга дип клумбаларны да казып, йомшартып куйганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев