Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уба авылында зират коймалары төзекләндерелә

Уба авылында үзара салым һәм мәчеткә кергән сәдака акчаларына зират коймаларын төзекләндерү эшенә керешкәннәр. Төзекләндерүгә 150 мең сумнан артык акча тотылган.

Зират тирәсендә байтак эш башкарылганы күренеп тора. Иске коймалар алынган, тирә-ягы куак һәм корыган агачлардан чистартылган, яңа койма коеласы урында туфракны техника ярдәмендә тигезләп эттереп куйганнар.

– Зират коймасын өлешләп төзекләндерәбез. Бу юлы 185 метр койманы яңартыр өчен материаллар алынды, – дип сөйләде Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина. – Материал нигездә үзара салым акчасына алынды. Уба авылында халыктан үзара салым утыз мең сум җыелган иде. Дәүләт тарафыннан акча өстәлгәч ул 150 мең сум булды. Бу акчаларга койма тотар өчен профиль, шулай ук штакетник сатып алынды. Халык өмә ясап эшли. Аларга рәхмәт. Зиратта каравылчы булып торган Кашаев Шәүкәт абыйга рәхмәт, ул барлык эшләрне башлап, оештырып йөри.

– Бүген мин ике улым – Рөстәм һәм Руслан белән килдем, – ди Рәмис Гәрәйшин. – Әкрен генә эшләсәк тә. байтак эш башкарылды. Генератор һәм эшләр өчен инструментлар өйдән алып килдек. Бу зиратта безнең туганнар күп җирләнгән. Бу изге урын. Аны чиста тоту –  безнең бурычыбыз.

– Мин барлык төр өмәләрдә дә катнашырга тырышам, – дип сөйләде Нәфисә Хөсәенова. – Бу зиратта минем бик күп туганнарым, якыннарым җирләнгән. Буяу, җыештыру эшләрен башкардык. Дөньялыктагы йортларыбыз матур, мул инде, хәзер алдагысын да уйларга кирәк. Без матурламасак, кем матурлар соң? Без барыбыз да бирегә киләбез.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев