Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Томбарлысы авылында су насосын алыштырдылар

Татар Томбарлысы авылында су скважинасында урнашкан насосны алыштырдылар. Әлеге эш күмәк көч белән башкарылды.

Берничә көн элек кенә Татар Томбарлысы авылы халкы су линияләрендә басым булмавы, югарырак урнашкан урамнарда кайбер йортларда суның бөтенләй булмавы хакында зарланып социаль челтәрләрдә язганнар иде. Бүген су скважинасында урнашкан насосны яңасына алыштырдылар.

– Яңа запас насосны 45 мең сумга үзара салым акчаларына алдан ук алып куйган идек,  – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов. – Насос алыштыру эшләрендә авылдашлар ярдәмгә килде. Шулай ук “Берлек” җәмгыяте техника белән ярдәм итте.

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, 2022 елда үзара салым һәр кешегә 200 сум тәшкил итәчәк. Барлыгы сиксән мең сум акча җыелыр, дип планлаштыралар.

Фото: Томбарлы авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев