Татар Томбарлысы авылы өлкәннәрен зурладылар
Өлкәннәр декадасы уңаеннан Баулы районы буенча да масштаблы бәйрәм чаралары колач алды. Татар Томбарлысы авылы өлкәннәре өчен “Әбиләр чуагы” дип исемләнгән бәйрәм һәр кеше күңеленә хуш килердәй итеп оештырылды.
Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәренең матур чыгышлары белән башланды.
– Өлкәннәр көне алдыннан продуктлар салынган 75тән артык пакетлар тараттык. Аларның һәрберсен өлкәннәребезнең өйләренә йөреп тараттык, – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Нәүрүзбаева “Баулы- информ” хәбәрчесенә. – Шул баруда “Әбиләр чуагы” диеп исемләнгән бәйрәм концертына да аларның һәрберсен чакырып кайттык. Бәйрәмгә кеше күп җыелды.
Чара барышында Татар Томбарлысы авылыннан барлык иҗат төркемнәре концертны оештыруда ярдәм иттеләр. Аеруча гармунчылар ансамблен тамашачы җылы каршы алды.
– Бәйрәмебезнең мәдәният йорты каршында уздырылуы бик отышлы булды быел. Көн матур, җылы кояшлы туры килде, – дип дәвам итте Айгөл Нәүрүзбаева. – Чараның урамда булуы белән килгән өлкәннәребез дә үзләрен бик иркен тоттылар. Барлык уеннарда катнаштылар, рәхәтләнеп биеделәр. Шуны да искәртеп үтәсем килә, өлкәннәр берсе дә буш кул белән килмәде. Алар һәрберсе бәйрәм табынына диеп күчтәнәчләр алып килгәннәр. Бу көнне табигать тә безнең белән бәйрәм итте бугай. Мәдәният йорты тирәсендә үскән агачлардан җил искән саен сары яфраклар матур итеп коелып торды. Яфракларның матур көйгә кушылып биюе – үзе бер төсмер өстәде. Аны бәйрәмгә килүче һәр кеше сокланып күзәтте. Бик матур булды.
Матур җырлар һәм уеннарга авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназованың котлау сүзләре дә кушылды. Ул өлкәннәргә сәламәтлек, тынычлык, мул тормыш теләде.
– Безнең авылда озак еллар матур итеп яшәгән гаилә парларын хөрмәтләдек. Алар арасында 50 ел бергә гомер иткән Галимҗановлар гаиләсе аеруча хөрмәткә лаек, – ди оештыручылар. Бу гаиләгә бәйрәмнән истәлекле бүләк тапшырылган.
Татар Томбарлысы авылы талантларга бай. Өлкәннәр арасында да матур итеп җырлаучылар байтак. Бәйрәм барышында Венера Гыйләҗева “Сибелә чәчем” җырын башкарды. Сәйрин Карибуллин бик матур теләкләрен дә җиткерде. Шулай ук Әнисә Сафина өлкәннәр исеменнән бәйрәмне оештыручыларга, өлкәннәргә шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. Тәслимә Гайнаншина, Рәмзия Газизова бәйрәмне шигырьләр белән бизәделәр. Шулай итеп, бәйрәм концерты тәмам булгач та, өлкәннәр өйләренә кайтып китәргә ашыкмады.
Фото: Айгөл Нәүрүзбаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев