Татар Кандызы укучылары чигү серләрен өйрәнде
Татар Кандызы авылы мәдәнияте хезмәткәрләре ел әйләнәсе төрле-төрле чаралар оештырып торалар. Алар арасында нәниләр өчен дә, мәктәп укучылары, авыл яшьләре һәм өлкәннәр өчен оештырылганнары да шактый. Шушы көннәрдә мәктәптә укучы яшүсмерләр мәдәният йортына чигү буенча мастер-класска җыелдылар.
Чигү тарихы, чигү җепләре, чигү өчен җирлек материаллар хакында укучы балаларга Татар Кандызы мәдәният йортының халык театры режиссеры Луиза Шакирова сөйләде. Мастер-класс барышында ул борынгы чигүле кул эшләнмәләрен дә күрсәтте.
– Әбиемнәр элек вакытта чигеп үзләренә бирнә һәм өй кирәк-яраклары әерләгәннәр. Бу хакта ул миңа да сөйләде. Ә бүгенге чарага мин бик теләп килдем. Әнием мине чигәргә дә, тегәргә дә өйрәтте инде. Кул эшләре белән шөгыльләнү миңа бик ошый, – дип сөйләде алтынчы сыйныф укучысы Айсылу Нигмаева.
Чара барышында укучылар чигү үрнәкләре белән дә таныштылар.
Фото: Луиза Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев