Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тагын бер кат телевидение турында: “Цифрга” күчәргә әзерләнәбез

2019 елның 3 июненнән Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулысынча күчү күздә тотыла. Федераль каналларның аналог форматында телетапшырулары бетереләчәк.

Шулай да, хөрмәтле телевизор караучылар, шуңа игътибар итү зарур: җирле һәм төбәк каналлары (шул исәптән “Татарстан Яңа гасыр” һәм “Татарстан-24 Баулы” каналлары) аналог форматта күрсәтүләрен дәвам итәчәк. Димәк, 3 июннән соң да әлеге каналларны гадәти бөтендулкынлы урам антенналары ярдәмендә карап булачак.

Әлеге яңалыкка алдан әзерләнү өчен, инде бүгеннән үк телевидение каналларын нинди форматта каравыгызны ачыкларга кирәк – цифрдамы, аналогтамы.

Телевизор экраннарында “Первый”, “Россия 1”, “НТВ”, “Пятый канал” каналлары логотиплары янында “А” хәрефе булса, димәк, сез аналог телевидениесе карыйсыз. Бу очракта телевизорыгызның кайсы буынныкы икәнен ачыклау мөһим. Яңа телевизорларның барысы да цифрлы сигналны кабул итә. 2013 елга кадәр чыккан иске буын телевизор булса, ул цифрлы сигналны кабул итми. Димәк сезгә DVB-Т2 стандартындагы приставка сатып алырга туры киләчәк. Ул ким дигәндә 900 сум тора.

Телевизор цифрлы сигналны кабул итә торган булса, каналларны цифрлы форматта карау өчен аны антеннага тоташтыру да җитә.

Телевизорның DVB-Т2 цифрлы стандартын тоту-тотмавын ачыклау өчен телевизорның паспортында “DVB-Т2” язуы булу-булмавын карарга кирәк. Ахырда 2 саны булмаса,  “DVB-Т” дип кенә язылса, телевизор цифрлы формат кабул итми.

Цифрлы каналлар карау өчен бөтен телевизорга да аналог һәм цифрлы телевидение кабул итә торган антенна кирәк.

Цифрлы телевидениегә күчү кабель телевидениесе, IP-телевидение, спутник телевидениесенең түләүле челтәрләренә тоташкан абонентларга, шулай ук экраннарында “А” хәрефе күренмәгән эфир телевидениесе абонентларына кагылмый. Бу очракта цифрлы эфир телевидениесенә тоташу автомат рәвештә башкарыла.

 

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-220-20-02 телефоны аша бердәм мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев