Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шалты кызлары төрле халык биюләрен өйрәнә

Шалты авыл мәдәният йортында 2000 елдан “Яшьлек” бию түгәрәге эшләп килә. Бу түгәрәккә төрле яшьтәге 10 кыз бала йөри.

Түгәрәкнең җитәкчесе – озак еллар мәктәптә музыка фәнен укыткан Наҗия Гыйльфанова. Бу түгәрәккә йөрүчеләр төрле халык биюләрен, шулай ук заманча биюләрне дә өйрәнәләр, бигрәк тә татар халкының җырлы-биюле уеннарын үз итәләр. Ул гына да түгел, нинди генә халык биюен өйрәнсәләр дә, биюче кызларга шул халык тарихы, гореф-гадәтләре, аларның мәдәнияте хакында да мәгълүмат бирелә.

“Бу түгәрәккә йөрүчеләр төрле мәдәни чараларда авылыбыз, район данын да  яклыйлар, – дип сөйләде клуб директоры Гөлназ Вахитова. – Быелгы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы да безнең өчен бик кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Биюче кызларыбыз төрле халыклар биюләрен оста башкара”.

Бертуган Эльвира һәм Индира Вахитовалар бу түгәрәккә 5 яшьтән йөри башлаганнар.

“Без бу түгәрәккә бик шатланып йөрибез, – диләр кызлар бертавыштан. – Наҗия апа өйрәткән биюләрне бәләкәй чактан ук бик теләп өйрәндек. Бүгенге көндә без биюне нык яратабыз, төрле халык биюләрен интернеттан карап та өйрәнәбез, мәдәният йортында оештырылган концертларда биибез. Кызлар өчен бии белү бик кирәк шөгыль, дип уйлыйбыз”.

Индира Сәйфуллина

Фото: авыл мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев