Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шалты авыл җирлегендә ветераннарны хөрмәтләделәр

Районның 90 еллык юбилее, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин ветераннарга бүләк ясады. Барлыгы 90 азык-төлек пакетлары әзерләнеп, ияләренә тапшырылды.

Шалты авылында 1926 елдан башлап 1945 елда туган өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек пакетлары таратып чыктылар. Авыл җирлеге башлыгы мәгълүматлары буенча, бер пакетта яхшы гына азык-төлек җыелмасы тупланган. Анда ике төрле ярма – карабодай һәм рис, көнбагыш мае, куертылган сөт, итле тушенка һәм балык консервасы, шикәр, чәй кебек 14 төрле ризык тупланмасы. Бер пакетның бәясе якынча 900 сумга туры килгән.

Әлеге пакетларны барлык санитар таләпләргә туры китереп өй саен таратып чыктылар.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге изге гамәл җирле Совет бюджеты хисабына башкарылган.

Гөлназ Вахитова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ