Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлау участоклары эше дәвам итә

Без иртәнге сәгатьләрдән үк гимназия базасында урнашкан 1027 нче сайлау участогында булдык. Иртәнге вакыт булуга карамастан, баулылар актив килде. Бу сайлау участогында 1026 сайлаучы кеше теркәлгән.

Барлык участоклар да сайлауларга җитди әзерләнгән. Эш барышы санитар таләпләрне төгәл исәпкә алып оештырылган. Барлык сайлау участокларындагы кебек үк һәр килгән кешегә битлек, перчатка, ручка тараталар һәм тән температурасын үлчиләр. Участокларга керү юлында да махсус келәмнәр куелган, антисептик чаралар җитәрлек.

1027 нче санлы сайлау участогы рәисе урынбасары Павел Новичков сүзләренчә, барлык сайлаучыларның 30 проценты инде үз тавышын биргән, бу өч йөздән артык кеше дигән сүз. Шул исәптән,   34  сайлаучы өйдән генә  тавыш биргән.

Тавыш бирергә килүчеләргә ике бюллетень бирелә. Аның берсе – ТР президентын сайлау, икенчесе муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча.  Сайлауларда катнашкан һәр кеше ил язмышы өчен үзен җаваплы тоя.

“Сайлауларга йөрергә кирәк дип исәплим, – дип сөйләде безгә баулылы Гүзәл Гозәерова. – Чөнки тавыш бирү – ул һәр кешенең бурычы. Безнең тавыш бирүебез мөһим, илебез, республикабыз, яшәгән урыныбыз язмышына битараф калырга ярамый.”

“Миңа 21 яшь. Сайлауларга теләп киләм, – ди Эмиль Бәйрәмов.– Илдә барган хәлләрне һәрвакыт күзәтеп торам. Тыныч илдә, матур тормышта яшәр өчен, үз тавышыңны бирергә кирәк дип уйлыйм”.

“Бүген алдан тавыш бирү көненә махсус килдем, – дип сөйләде пенсионер Данил Вотчинников. – Иртәгә гөмбәгә барырга дип уйлап куйдым. Сайлау көнен берничә көн дәвамында ясаулары сайлаучылар өчен бик уңайлы булды. Киләчәгебез үзебезнең кулда. Бездән соң балалар, оныкларыбыз үсеп килә, алар өчен без җаваплы. Сайлауга килеп, тавыш бирү – мөһим эш.”

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев