Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шалты авылы өлкәннәре бәйрәм табынына җыелды

Һәр ел октябрь аеның беренче ун көнен өлкәннәр декадасы итеп кабул итәбез. Бу чорда инде гомер көзенә кергән зирәк буынга игътибар аеруча арта. Алар өчен яки алар катнашында төрле бәйрәм чаралары, ял сәгатьләре, очрашулар үткәрелә. Шундый бәйрәмчә очрашу Шалты авылы мәдәният йортында да үтте.

Гадәттә, мондый бәйрәмнәрне клуб хезмәткәрләре оештыра. Бу юлы да искәрмә түгел, мәдәни чараларда актив катнашучы авыл өлкәннәре өчен мәдәният йортында чын бәйрәм тантанасы булды.


– Һәр оештырылган чаралар бер-берсен кабатламый. Килгән кешеләргә яңа бәйрәм программасын тәкъдим итәбез, – дип сөйләде чараны оештыручы Гөлназ Вахитова. – Бу юлы җырлар җырлашып, шигырьләр укып, өлкән яшьтәге апаларыбызның яшь чакларында булган хатирәләрен яңарттык. Бүген бирегә килгән кешеләрнең күбесе авыл тормышында актив катнашкан. Шунлыктан уртак сүзләр, уртак истәлекләр байтак булып чыкты. Алар концертта катнашкан чакта сәхнә артында булган мәзәк хәлләр турында да рәхәтләнеп искә алдылар. Авылыбызның абыстае Нәзифә Сәяхов кызы вәгазьләр дә сөйләде. Бәйрәмебез тыныч, һәр кунагыбыз күңеленә хуш килерлек булды дип уйлыйм.


Бүгенге көндә дә бәйрәм чараларында актив катнашучы өлкәннәр байтак. Алар арасында Сафура Әхтәмова, Люция Нуретдинова күп кенә яшьләргә дә үрнәк булырлык. 

Фото: Гөлназ Вахитова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев