Салих авылыннан хәрбиләргә “җылы” ярдәм
Җылы йон оекбашлар, кирәк-ярак, азык-төлек, маскировкалау челтәрләре, дронга каршы торучы киемнәр, көндәлек көнкүреш өчен кирәк-ярак – боларның барысын да Баулы районында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен туплап озатып торалар. Шушы көннәрдә Салих авылында яшәүче өлкән яшьтәге апалар, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы ханымнары хәрбиләргә җибәрү өчен йон оекбашлар бәйләделәр.
Салкын көзге көннәр җитте, алда кыш. Солдатларга җылы киемнәр туплауда райондашлар да актив ярдәм итәләр. Салих авылы китапханәсендә оекбаш бәйләү өчен оста куллы хуҗабикәләр җыелды.
– Махсус хәрби операция башлангач та безнең Салих авылыннан ике егетебез китте, – дип сөйләде китапханәче Ләйсәнә Таһирова. – Авыл халкы, читтә яшәүче авыл кешеләре белән аларның гаиләләренә, егетләрнең үзләренә акчалата ярдәм җыйдык. Ике көн эчендә яхшы гына сумма җыеп аларның гаиләләренә тапшырдык. Сугыштагы хәрбиләрне продуктлар белән тәэмин итүдә дә һәрвакыт ярдәм итеп торабыз. Авылдашлар ярдәме белән умарта балы, бәрәңге, суган, сарымсак кебек яшелчәләр дә җыеп җибәрдек. Хәзер салкыннар башлана, шуңа күрә хатын-кызлар китапханәгә буш вакытта җыелабыз һәм егетләргә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлибез. Барыбызда да бер теләк - егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Тәслия Галиева кечкенә яшеннән үк бәйләм һәм чигү кебек эшләрне өйрәнеп үскән. Оекбаш бәйләү аның өчен авыр түгел. Хәрбиләргә ярдәм итә алуына ул чын күңелдән сөенә.
– Салкыннар башланды. СВОдагы егетләргә җыелышып оекбаш-бияләйләр бәйли алуыбызга шатмын, – ди Тәслия ханым. – Шушы оекбашларның күбесен әнием дә бәйләп калдырды. Үзебез дә бәйлибез. Авылыбызда әле сарыклар, мамык кәҗәләре асраучылар бар. Димәк, йон һәм мамык табу авыр түгел. Үзебез эрлибез, юабыз, бәйлибез. Егетләр генә гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Бөтенебез шул шатлыклы көнне көтәбез.
Оекбаш һәм тапочкиларны Гүзәл Сафиуллина да тиз бәйли. Оста куллы ханым бер парны бер көн эчендә бәйләргә була ди.
– Оекбаш, аннары йомшак, өйдә кия торган башмаклар бәйли башладым, шулай ук бияләй һәм перчаткалар да кирәк, – ди бәйләменнән күзен алмый гына Гүзәл Сәфиуллина. – Бер көндә бәйләп бетереп була бер пар киемне әгәр дә басылып кына бәйләп утырсаң.
Салих авылының уңган куллы, тиктормас ханымнары барлыгы бер- ике кичтә утызга якын оекбаш, башмак һәм бияләйләр бәйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев