Сәламәт булу – уңышка нигез
Соңгы елларда социаль челтәрләрдә еш кына “Әдәби марафон”, “Сәламәт иртә” проектында катнашучылар күзгә чалына. Кайберәүләр аны карап кына узып китә, ә кемнәрдер, кызыксынып, үзләре дә әлеге марафоннарга кушылып, тормышына кызыклы һәм файдалы ноталар өсти. “Сәламәт иртә” проектының файдасы һәм уңай яклары хакында кызыксынып, без әлеге проектларның авторы Раил Гатауллин белән аралаштык.
Раил Гатауллин:
– Әлеге проект иң беренче марафоннарның берсе дип әйтергә була. Ниндидер зур һәм җаваплы эшләрне эшләр өчен, энергияне нәкъ менә иртән торып, йөгереп кайтып алырга булганын аңладым. Мин моны үземдә сынап карадым. Проектны башлап җибәрү дә гади генә булды. Мин үземә кроссовкалар сатып алдым да, үземнең ВК челтәрендәге шәхси битемә проектны башлап җибәрү турында язып куйдым. “Кем минем белән” дип, сөрән салдым дөресен генә әйткәндә. Бу 2017 елның август ае иде. Шулай итеп, беренче проектка унбишләп кеше катнашырга теләк белдерде һәм кушылды. Быел ул сигезенче тапкыр уза, анда 150гә якын кеше катнашырга теләк белдерде. Тик иртән иртүк торып йөгерүгә әзер булмаганнар ияреп китә алмады. Соңрак яки теркәлмичә генә дә ияреп китүчеләр бар. Бүгенге көндә 200гә якын кеше без бүген. Әлеге проектның файдасын үземдә тойдым. Бизнес өлкәсенә кагылышлы бик күп эшләрем бар иде. Аларны тиз арада эшләргә өлгердем. Чөнки иртә белән торасың, саф һавада йөреп, йөгереп кайтасың. Үзеңдә ныклы рух, энергия тоясың, төшенкелеккә бирелмисең һәм үзеңдә зур ышаныч та туа. Әлеге проект барышында мин аның уңышка китерә торган чара икәнен аңладым. Бу проект тәмамлангач, мин “Әдәби марафон” проектын да башладым. “Сәламәт иртә” социаль проекты кешеләрнең сәламәт яшәү рәвешен алга куя, аңа игътибарны арттыра, кешенең гәүдә авырлыгын киметә. Проектка яшьләрне дә чакырабыз. Бу проект аша мин грант оттым һәм “Сәламәт иртә”дә катнашучы һәр кешегә проект исеме язылган яхшы сыйфатлы футболкалар тараттым. “Сәламәт иртә”, 2017 елдан башлап, ел саен 11 майдан 31 майга кадәр үткәрелә. 21 көн дәвамында иртән торып йөгерәбез, яхшы гадәтне саклап калуга өйрәнәбез. Көз көне җыелып, нәтиҗә ясыйбыз, проектта катнашучыларга медальләр тапшырабыз.
Йолдыз Шакирова:
– “Сәламәт иртә” проектында мин дүртенче тапкыр катнашам. Бу проектта катнашу өчен, чынлыкта исә ихтыяр көче кирәк. Иртән киенеп урамга чыгарга, тиз-тиз атларга, йөгерергә, физзарядка ясарга. Иң мөһиме, шуларны фотога төшереп, ягъни сэлфи төшереп, социаль челтәрләргә иртәнге сигезгә кадәр урнаштыру зарур. Казанда яшәгән вакытта бик актив катнашып, финал чараларына да бара идем. Казанның Горький исемендәге ял паркында җыелышып, йөгереп, финалистлар белән аралашып ял итеп кайта идек. Махсус футболкалар һәм бейсболкаларыбыз да бар. Бу проект нәрсә бирә? Беренчедән, сәламәтлеккә файда, икенчедән, 21 көн буена үзеңдә яхшы гадәт формалаштыру һәм аралашу. Социаль челтәрдә 21 көн буена катнашучылар белән аралашабыз, үзебезнең яңалыклар һәм төрле киңәшләр белән бүлешәбез. Бу юлы да мин апам Римма белән бергә катнашам. Проект авторы Раил Гатауллинга зур рәхмәт!
Тәслия Галиева:
Мин “Сәламәт иртә” проектында беренче тапкыр катнашам әле. Иртән торып, күнегүләр ясап, кая йөреп, кая йөгереп килү кешегә көн буена җитәрлек энергия бирә. Иртә торсаң, ит пешә, соңга калсаң, бит пешә, дигән мәкаль бар бит әле, шул сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инанансың. Иртүк эшләрне бетереп куярга да җай чыга. Яңа дуслар белән дә аралашып, кирәкле магълүмат та аласың. Әлеге проект миңа илһам да бирә әле, бу хакта шигырь дә иҗат иттем.
Тәбигатьнең саф һавасын
Суларга шифа белән,
Иртән иртүк без чыгабыз
Куйган максатлар белән.Шулай күп көннәрне тагын
Узарга язсын бергә.
Гомернең дә озыннарын
Ходаем бирсен безгә.Шифалы үләннәре,
Язгы матур чәчәкләр,
Табигатьнең гүзәллеге
Бирсен һәркемгә көчләр.Без барасы юлларыбыз,
Дусларым, алда әле.
“Сәламәт иртә” безне дә
Бергәләп үтик әле.Таңнар атканда чыгабыз
Табигать кочагына.
Кабат очрашырга язсын
“Сәламәт иртә”сендә.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев