Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саклык чаралары күрелә

Эпидемиологик хәл уңаеннан, Баулы коммунальчылары көн саен күпфатирлы торак йортлар подъездларында дезинфекция үткәрәләр һәм балалар мәйданчыкларын махсус эремә белән эшкәртәләр.

Баулыда барлыгы 148 күпкатлы йорт бар. Шуларның 68-е ике катлы, утызы өч катлы, тугызы дүрт катлы һәм 41-е биш катлы. Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен, күпкатлы йортларга керү юллары, ишек тоткалары, ишегалдында булган балалар мәйданчыкларына дезинфекция үткәрәләр.

Баулы шәһәре һәм Баулы районы идарәче компаниясе директоры Руслан Хәбибуллин сүзләренчә, күпкатлы йортларда һәм балалар мәйданчыкларындагы барлык дезинфекция үткәрү чаралары халык өчен түләүсез булып кала һәм тиешле график буенча алып барыла. Бу эшкә йортларга хезмәт күрсәтүче барлык оешмалар да җәлеп ителгән. Дезинфекция үткәрә торган эремә инструкциягә туры китереп, тиешле күләмдә салып әзерләнә.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев