Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үрнәк гаиләләр – авыл күрке

Һәр авыл җире үзенең үрнәк гаилә парлары белән матур. 40 елдан артык иңне-иңгә куеп матур яшәгән Гыйльмановлар да Исергәп авылы күрке.

Авыл җирендә гомер итүчеләрнең тормышы ихатасыннан ук күзгә ташланып тора. Чәчәкләргә күмелгән ишегалды, абзар тулы мал-туар һәм көне буена җитәрлек вак-төяк эш. Шулай көнебез үтә, ди Мөнирә һәм Илгиз  Гыйльмановлар. Алар икесе дә лаеклы ялга чыкканчы үрнәк хезмәт юлы үткәннәр. Гаилә башлыгы машина йөртүче, ә Мөнирә апа почта бүлекчәсендә эшләгән.

Гыйльмановлар дус-тату яшәп, ике балага гомер биргәннәр, бүгенге көндә алар икесе дә мөстәкыйль тормыш көтәләр. Лаеклы ялга чыкканчы көнне-төнгә ялгап эшләп, балалар үскәнне, тормыш матурлыгын күрми дә калганбыз, ди алар икесе бертавыштан. Бүгенге матур тормыштан бик кәнәгать булып, изге теләктә гомер итәләр.

– Бүгенге тормышыбыз шул кадәр рәхәт, – ди гаилә башлыгы Илгиз Гыйльманов.– Эшләгән елларда гаиләне дә, балалар үскәнен дә күреп булмады. Хәзер үз көебезгә яшибез.

– Мин почтада эшләгән елларда интернет заманы түгел иде бит, – дип сөйләде Мөнирә ханым. – Яллар күрми идек. Чөнки бер көн ял итеп торсак, килгән хатлар, открыткалар таратып бетереп булмаслыкка әйләнә иде. Халык ул елларда хат языша иде, бәйрәмнәр җитсә, открыткалар белән котлаулар... Почтальоннар икешәр сумкаларын шыплап тутырып чыгып китәләр иде таратырга. Кешеләр газета-журналларга да күпләп язылалар иде бит. Эш дип, гаилә өчен вакыт бик аз калса да, яратып эшләдем.

Уңган хуҗабикә булган Мөнирә апа Гыйльманова гаиләсен һәрвакыт татар халык ашлары белән сөендерә. Безгә ул бавырсак пешерү серләрен ачты. Бу хакта Баулы телевидениесендә 7 август көнне 19:00 сәгатьтә “Пар балдаклар” тапшыруында карарга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X