Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Помидор үсентеләрен тәрәзә төбендә үстерәбез

Бакчачыларның яшелчә үсентеләре үстерү вакыты. Сорты, чәчү вакыты һәм тәрбиягә карап уңыш та төрле була. Помидор үсентеләре яктылыкны аеруча да яратканын ел саен бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр яхшы белә. Кемнәрдер махсус лампа-яктырткычлар, җылыту һәм дымландыру приборлары сатып ала. Гади шартларда, тәрәзә төбендә генә дә помидор үсентеләре әзерләүчеләр байтак. Шул уңайдан баулыларга да берничә киңәш.

Помидор яктылык ярата дисәк тә, алар туры кояш нурларында кибәргә мөмкин. Яктылык җитмәсә дә, үсентеләр сузылып үсә башлый, шунлыктан чәчәк бөреләрен дә чыгара алмаска мөмкин. Үсенте зуррак булган саен, күчереп утыртуны авыррак кабул иткәнен тәҗрибәле бакчачылар яхшы белә. Иң яхшы вакыт үсентенең 2-3 яфрагы чыккач аерым күчереп утырту әйбәт.
Суны күп сипмәгез, югыйсә яфрак¬лары һәм ботагы ныгып үсеп китеп, чәчәк бөресен чыгаруны соңга калдырырга мөмкин. Бу исә җимеш бирү вакыты соңара дигән сүз. Суның күп булуы – төрле авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Әгәр дә туфракның сыйфаты яхшы икән, тукландыру мәҗбүри түгел. Әгәр дә үсентенең яфраклары сыек яшел төстә һәм вак булса, формасы дөрес булмаса, ашларга кирәк. Туфракларын тукландырыр өчен кибетләрдә махсус ашламалар бик күп. 
Помидор үсентеләрен грунтка чыгарыр алдыннан, аларны чыныктыру да уңай нәтиҗә бирә. Ягъни үсентеләр утырган савытны ачык һавага чыгаргаларга, зыян китермәслек, салкын тимәслек итеп тәрәзәләрне ачып торырга яки кыска вакытка балконга чыгарып куярга кирәк.

Автор фотосурәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев