Николашкинода халык җыены узды
Новозареченск авыл җирлегенә караган Николашкино авылында халык җыены булды. Анда 2024 елның ярты еллыгына нәтиҗә ясалды, алдагы алты айга бурычлар билгеләнде. Халыкны борчыган хуҗасыз этләр, урамнарны яктырту һәм юллар мәсьәләсе күтәрелде.
Җыен һәрвакыттагыча авыл җирлеге башлыгының отчет доклады белән башланып китте. Башта ул биш авылны үз эченә алган Новозареченск җирлеге хакында мәгълүмат бирде. Авылларда барлыгы 1 123 кеше теркәлгән. Соңгы елда 12 кеше үлгән, нибары ике генә бала туган. Әлфия Забирова доклады буенча авылларда һәр елдагыча барлык эшләр дә билгеләнгән план буенча вакытында эшләнә.
Тулырак мәгълүматны газета битләрендә укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев